Ире Василий кенәзнең кан эчендә чанада ятуы күз алдына килүгә, коты алынулары юкка гына булмаган икән – ир-канаты аудан исән-имин кайтып керсә дә, йөзендә кышкы нур төсмере юк иде – чырае ап-ак, күзләре сүнгән, көчкә аягында басып тора.
– Еленушка, әллә нишләп хәлем китеп тора, урын җайласаң иде, – диде бичара.
Еленаның коты алынды, яңа гына күз алдына килгән хәлнең рас булуына инана барып, ирен тынычландырырга тотынды:
– Үтәр ул, Василий, үтәр, үлән төнәтмәсе кап, көмешкә салып кара. Артык өшедеңме әллә? Көн бик салкын иде шул.
– Өшемәдем дә кебек. Чапкыным килде, Сафа Гәрәй хан янаган. Килешмичә булмастыр үзе белән. Ә руханилар каршы, боярлар күзне дә ачтырмыйлар. Җитмәсә, хәл китеп тора, – дип зарланды Василий, урынга ята-ята.
Төнлә белән олуг кенәзнең хәле тагын да начарлана төште, тәне кызышты, сулышы кайнарланды. Елена мич башында йоклап яткан балаларны уятты, ашык-пошык киендерә башлады.
– Син ят, йокла, Еленушка, борчылма, үтәр ул, үтәр, – диде олуг кенәз, хатынын тынычландырырга теләп.
– Нинди яту ди ул, Василий. Хәлең китеп тора.
– Ят, Еленушка, ят, балаларны да кузгатма, йокласыннар. Төнлә белән кузгалмыйбыз. Иртә кичтән хәерлерәк, иртән хәл итәрбез.
Елена карусыз буйсынды, балаларны мич башына менгереп яткырды, үзе дә алар янына менеп ятты. Күңеле тыныч булмаса да, аруы җиткән икән, җылы мич башында эреп йокыга китте. Аны иртән ире Василий уятты.
– Бак әле монда, Еленушка, янбашка нәрсә чыккан – бармак башы хәтле шеш. Чуанга охшамаган, нәрсә булыр икән?..
– Табибыңны