Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
ди. Иң бай мәркәз. Казнага иң күп мая китерүче. Казанны югалту Рәсәйгә, кенәгинәм, баш югалту белән бер булыр иде. Казанны кушкач кына Рәсәй Рәсәй булды, кенәгинәм, шулай бит, Иванушка, олуг кенәз, дим! – дип, олан кенәзгә мөрәҗәгать итте Телепа.

      – Без анда янә яу йөрербез, – диде олан кенәз. – Казан янә безнеке булыр. Атам кулындагы бер илне дә бирмәбез.

      – Хәйран, хәйран, олуг кенәз. Хуплыйм. Менә бу, кенәз, менә бу фикер. Гаскәр башында үзем барам, олуг кенәз.

      – Башың Казанда калдырмассыңмы соң? Ливониядән исән кайттың да, казанлылар ливониялеләр түгел, шулаймы, анам?!

      Иван Телепнёв күзләрен акайтып кенәгинәгә карады.

      – Бигайбә, орыш кырында кан коелмый булмый, олуг кенәз. Кирәк икән, Рәсәй өчен мин башым салырга да риза.

      – Ха-ха, – диде каһкаһәләп олан кенәз.

      – Хи-хи, – дип көлгәндәй итте Иван Телепнёв кенәз, эченә зәһәр агу йөгерсә дә, сер бирмәскә тырышып. – Кенәгинәм, менә сиңа җавап, менә сиңа тапкырлык. Кинәнәм, кинәнәм мин синең өчен, олуг кенәз. Беләсеңме, Ванюша, мин синең өчен җаным фида кылырга да риза. – Иван Телепнёв олан кенәз алдына тезләнде. – Без әле синең белән, Ванюша, күп нәрсәләр майтарырбыз. Казанны да, Әстерханны да, Кырымны да, Ливонияне дә тез чүктерербез. Ләкин дошманның иң яманы анда түгел, Ванюша, дошманның яманы мондагы байлар. Без аларны тыярбыз, тыярбыз, кирәк икән, сөрербез, баш чаптырудан да чирканмабыз. Баш кисеп кылыч тутыкмый, диләр. Сиңа хыянәт иткән һәр мәлгунь муенына кылыч төшәр йә башы сөргендә черер.

      Ул арада эчкәре яктан җитәкләп диярлек Җангали ханны алып чыктылар. Аягында көчкә басып торса да, каршында кем икәнен абайлады Җангали хан, әмма баш имәде, аягына төшмәде, киресенчә, тураебрак басты. Бу хәлне күреп, олан кенәз шаркылдап көлеп җибәрде. Олан кенәзнең көлүендә ут чаткысыдай зәһәрлек бар иде, моны Иван Телепа кенәз генә түгел, бөек кенәгинә Елена Глинская да сизеп алды һәм ана буларак иң әүвәл ул курка калды.

      – Шулкадәр эчәләрмени инде, Җангали хан?! – диде ул үз иткәндәй йомшак вә ягымлы тавыш белән. – Атагыз, Җангали хан, табында бик тыйнак кыланыр иде. Менә, улым, гыйбрәт ал. Атагыздан калган тәхетебезне саклый белмәсәк, безнең дә шул көнгә калуыбыз бар. Шуны белеп торсаң иде, улым. Менә бу ханны атаң Казан каласына җибәрде, тәхет биләргә кушты. Казан кадәр Казан тәхетенә утыртты. Тик Җангали ханның тәхетне кулында тотарга кодрәте җитмәдеме, акылымы— безнең каршыга кайткан. Канатлары сынган, кыяфәте ташка үлчим. Инде бездән нинди хөкем өмет итәсең, Җангали хан? – дип, көчкә аягында басып торган Җангалигә карады кенәгинә.

      – Мин гаепле түгел, кенәгинә, гаепле түгел, – диде Җангали хан, еларга җитешеп. – Мине котырттылар.

      – Гаепле түгел, котырттылар, ә үзең гаскәрең башында Казандагы христианнарны кадап-чәнчеп йөргәнсең! – диде чәчрәп төшеп Иван Телепнёв.

      – Җангали хан гаепле, ул безгә генә түгел, мәрхүм атабыз исеменә дә тап төшерде – хыянәт итте урысларга. Биргән вәгъдәсеннән, эчкән антыннан ваз кичеп, мәрхүм атаң ышанычын аяк астына салып таптады. Инде җәзаны да син бир аңа, улым. Атаң сиңа тәхетен васыять итеп калдырды, атаң сурәтендә ошбу