Бу хәтлесен берәү дә көтмәгән иде, барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Кенәз карарын ишеткән Җангали хан бала аягына төште, әмма олан кенәз аны тибеп җибәрде:
– Кит, кагылма миңа!
Җангали хан тәмам өметен өзде бугай, тураеп аягүрә басты, инде ул олан кенәзгә өстән аска җирәнеп карады.
– Хәсрәт кенәз, борын астыңда маңкаң кипмәгән – адәм хөкем итәсең. Син минем башым кистерермен дә котылырмын дип уйлыйсыңмы? Булмас ул. Мәңге тынгылык бирмәс Җангали җаны сиңа, мәңге! Шул яшеңдә үк адәм канына сусагач, үскәч нәмәләр кылырсың?! Аллаһы Тәгалә сиңа иң каты каргышын кояр. Әйе, кенәз, мин гаепле, үз халкымның динен, телен, ирек вә азатлыгын яклаган өчен гаепле. Ләкин атаң алдында да, анаң алдында да түгел һәм халкым алдында да түгел. Алар, синең ялганчы, астыртын, елан телле юмакай баскынчы атаң сүзенә ышанып, күп тапкырлар кан кардәшләренә каршы сугыштылар, изге туганнарының канын койдылар. Юк сиңа шәфкать ул халыктан. Мин синең карагруһчыларыңны Казанга барып тәхеткә утыргач та куарга тиеш идем, синең ахмак кенәзең Василий Пенковка ышанган булдым. Ул кабахәтнең җаны әллә кайчан Аллаһы Тәгалә каршында инде, ул аңа мөселманнарны кимсеткән өчен үз җәзасын бирер – тәмуг аңа, кыямәт көнгәчә тәмуг утында янасы кеше ул. Баскынчылыкка, кеше рәнҗетергә йөз тоткан явызлар беркайчан да бәхетле була алмый, каһәр аларга, каһәр! Инде син дә атаң явызлыгын дәвам итәсең, сиңа да килер ул каһәр, килер! Син, олан кенәз, акылың утырыр-утырмас, кеше хөкем итәсең. Тормыш юлың кан коюдан башларга исәбең. Искәрсәң иде, олан кенәз, тереклегең ничек башласаң, шулай тәмамларсың, гомерең буена канга сусарсың, гомерең буена! Кистер минем башымны. Тик бер нәрсәне онытма: моннан соң татар халкыннан да, үз халкыңнан да хөрмәт вә ихтирам булмас. Бүген кыйблага йөзем борып, Аллаһым вә Раббымнан шуны сорыйм мин. Каһәр сиңа, каһәр!
– Туктал, тик тор, тик тор, хан! – дип җикерде сабыры төкәнгән Иван Телепнёв. – Туктал, Җангали хан, сиңа әйтәм.
– Куй, куй, хан, үпкәләмә син аңа, бала гына әле ул, – дип, урыныннан күтәрелде бөек кенәгинә. – Ул сине куркытырга гына теләгән иде.
– Юк, мин аны куркытырга гына теләмәдем, әнием, мин аны үзем җәзалаячакмын, үзем! – дип, урыныннан сикереп төште олан кенәз һәм тәвәккәл төстә Җангали ханга таба юнәлде. Моны күреп, Җангали хан билендәге хәнҗәрен тартып алды. Олан кенәз дә энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән саплы хәнҗәренә ябышты, кынысыннан суырып алды, авызын кыйшайтты. Кенәз Иван Телепнёв, эшләрнең яманга таба китүен сизеп, Җангали хан артында кылыч тотып басып торган ясавыл Гавриилга ым какты, янәсе, сак бул. Олан кенәз хәнҗәрен күтәрде, Җангали хан да, чак кына чүгә төшеп, аңа ташланырга җыенды. Тагын бер мизгел, олан кенәз Җангали хан хәнҗәреннән якты дөньядан китәчәк иде. Ләкин шулчак ясавыл Гавриил, киерелеп, бар көченә Җангали ханның муенына кылычы белән чапты. Яртылаш муены чабылган Җангали ханның гәүдәсе бер мәлгә генә алга таба ымсынгандай итте дә олан кенәз аягы астына ук ишелеп төште. Бөек кенәгинә аһ итте дә урындыкка