Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
соңыннан барысын да тәфсилләп сөйләделәр. Соломониянең ир-канатыннан бер дә китәсе килми. Ләкин олуг кенәз ВасилийIII нең теләге катгый – хатынны монастырьга озатырга боера. Соломонияне ирексезләп сарайдан алып чыгалар, чанага бәйләп салып, Рождественск монастырена алып китәләр, анда аның чәчен кыркалар, көчләп монашка күлмәген кигерәләр. Еленага җиткерделәр: кенәз Василийга егерме ел торып бер бала да тапмаган Соломония теше-тырнагы белән тартыша, беркая да барырга теләми. Аны куркыталар, аңа яныйлар. Бөек кенәз карачысы Иван Шигоня буйга узмаган хатынны кысыр дип мыскыл итә, мәсхәрәли, күлмәк изүеннән алып сөйрәп йөртә. Бу хәлгә акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән кенәгинә канлы яшь түгә-түгә аны каһәрли: «Бу явызлыгың өчен Аллаһы Тәгалә кенәзнең үзен дә рәнҗетсен», – дип тәкрарлый. Ул гынамы, монашкалар күлмәген кияргә биргәч, күлмәкне идәнгә ташлый һәм ике аяклап таптый-таптый һаман ирен каһәрли. Иван Шигоня кенәгинәгә сугып җибәрә. «Син нигә олуг кенәзгә сүз тидерәсең?» – дип җикерә. Моңа каршы Соломония: «Ә синең, холоп, бөек кенәгинәгә кул күтәрергә хакың бармы?» – дип кычкыра. Җәфалауларга, рәнҗетүләргә түзә алмыйча, Соломония язмышы белән килешә – аны монастырьга озаталар. Ләкин хәтта монастырьда да ул явыз ирдән үч алырга ниятли. Күп тә үтми, моңа ирешә дә. Көннәрдән бер көнне монастырьдагы Соломония бала тапкан икән дигән сүз тарала. Бу хәбәр Мәскәүгә килеп ирешә. Яшь хатын белән ике ел торып та, теге балага узмагач, Василий III монастырьда булган хәлгә чын күңелдән ышана һәм ышанычлы кешеләрен Соломония янына җибәрә, чөнки нинди каты бәгырьле булса да, олуг кенәз үткән елда карт хатыны Соломония янына барып кайткан була. Соломониядәге гәүдә-сынның гүзәллеген оныта алмый булса кирәк. Бу хакыйкатьне ачыкларга һаман шул ышанычлы кешесе Иван Шигоня китә. Үзе белән берничә дьякны ала. Суздальда булган хәлне дикъкать белән тикшерәләр. Соломония чынлап та углан бала таба икән, ләкин ул кинәт кенә үлеп китә һәм аны чиркәүгә күмәләр. Иван Шигоня Мәскәүгә буш кул белән кайта. Шуның өчен Елена Глинская бала тапмаган хәлдә нинди көнгә каласын ачык белә һәм үз ягыннан барысын да эшли. Иң әүвәл ул коты алынып Суздальдан кайткан кешеләрне көтеп алды. Иван Шигоня хәбәрне ВасилийIII гә җиткергәндә, Елена кулларын чәйни-чәйни сөйләшүне ишек аша тыңлап торды. Аллага шөкер, Соломониянең баласы үлгән икән. Шуннан тәвәккәлләде: ул, Ходайдан бала теләп, чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт кылырга тиеш. Юлга чыкканда, үзенә иптәшкә байтактан күзе төшеп йөргән Иван Телепаны алыр, олуг кенәз каршы төшмәс, шикләнәсе юк. Ләкин бу кылынасы чара да куаныч вә тынычлану китермәде. Ул ни кылырга белми ятагына узды, ни кылырга белми бәрелде-сугылды, зиһене чуалды, тәне кызышты. Аның да Соломония көненә калуы бар ич! Юк, ул Соломония булмас, бер-бер чарасын күрер, Ходай Тәгалә аның хәленә керер.

      Тәвәккәлләп ир-канаты янына керде һәм үтенечен аңлатты. Кызганычка каршы, ир-канаты һичнигә каршы килмәде. Иң яхшы атларым, хезмәтчеләрем, карачыларым ал, диде.

      Әнә шулай Елена сәфәр чыгып китте. Ул яланаяк чиркәүдән чиркәүгә гыйбадәт