Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
дә йомшак булды, Җангали хан. Чапкын бәкне Мәскәүгә кем озатты?.. Вәзир Коләхмәт түгелме?! Син дә бер сүз әйтмәдең. Урысларны яклый дип халык шаулый башлагач, Чапкын бәкне гаилә-нәселе белән Мәскәүгә китәргә мәҗбүр иттең. Кан коелмасын, кеше рәнҗемәсен, имеш.

      – Чапкын бәкне үзең каракош кебек сакладың, кенәз Василий. Ул еланны тотып җәзалыйсы гына булган да бит. Сәүдәгәрләрдән караклар урлап китергән товарларны сатып яткан. Мәскәү сәүдәгәрләре өчен бу гадәти хәл булса да, Казан өчен ят сыйфаттыр. Ул гынамы, Чапкын бәк синең шымчың булган лабаса!

      – Син соң, син кем ялчысы идең, кемгә хезмәт иттең, Җангали хан?! Унбиш яшең тулар-тулмас кем сине Казан мәмләкәте тәхетенә утыртты? Мәрхүм кенәз түгелмени?!

      – Кенәзең каберендә әйләнеп ятсын. Кылган игелеге бугазыма аркылы төште, Василий кенәз минем якты көнем караңгы итте, каһәр аңа, каһәр!

      – Соң, шул кенәз синең кочагыңа Йосыф бәкнең гүзәл кызын алып бирмәдеме, дивана баш! Ул гүзәл синең төшеңә дә кермәс иде… Йомшак булгандыр Йосыф бәк кызының кайнар кочагы, Җангали хан, – диде ирен чите белән елмаеп кенәз Василий.

      – Әйтмә аңа сүз, тый телең, кенәз!

      – Йә-йә, җитте, куй, әтәчләнмә, үткән эшкә салават. Мә, эч тагын. Аннары минем сүземнән чыкма, Казан асты өскә килсә дә, мин сине кенәгинә каршына алып кайтырмын, Җангалихан.

      – Башкага башың җитмәсә дә, анысына башың җитәр, шикләнмим. Мәскәүлеләрдән барысын да көтәргә була. Кем Шаһгали абамны бинахакка Аккүлгә сөрде? Кем аның бәкләрен вә морзаларын, кан кардәш угланнарын, хатын-кызларны, бала-чагаларга кадәр Псков каласында, яланөс, яланаяк кар өстенә куып чыгарып, бәкегә батырып үтерде? Кем әмере белән арысландай татар егетләрен кылычтан уздырдылар?! Кем әмере белән муеннарына тәре тагарга риза булмаган хатын-кызны әүвәл көчләп, соңра башы эчүдән чыкмаган урысларга кияүгә бирделәр?! Кем, кенәз Василий?! Әйт! Нигә телең йоттың? Псков архиепискобы Макарий түгелмени?! Шул кеше әнә Мәскәүгә килеп оялаган, ди. Шул кешеме сине изге юлга салды, шул кешедән иман алдыңмы?!

      – Җангали хан, Җангали хан, дим. Кирмән-калада яшәгәндә, ни карадың соң? Нигә мәрхүм кенәз каршына барып, шул хакта күзенә бәреп әйтмәдең?..

      – Әйтмәдем.

      – Курыктың?..

      – Бәлкем, шулайдыр да.

      – Җангали хан, абаң Шаһгали хан исән, ханбикәсе дәянында, диләр. Син дә минем каршымда утырасың, иншалла, исән-имин. Кирмән-калаңа кайтырга телисең икән – рәхим ит, Телепа да, бөек кенәгинә дә каршы килмәс. Барысы да синнән тора, Җангали хан. Ышан: бөек кенәгинә Елена Глинская сине рәнҗетмәс. Шаһгали ханны хатыны белән Мәскәүгә дәшәр, сөйләшерсез, аңлашырсыз. Василий III кенәз инде күптәнгүрдә, гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр, кичер аны. Сиңа мәгълүмдер, фетнә башлану белән, Чүрәкәй бәк Мәскәүгә китте. Кенәгинә белән очрашкандыр, хәлләрне сөйләп биргәндер, мин аңа абаң Шаһгали ханны Мәскәүгә кайтарыгыз дип үтендем. Моңа кадәр сүзем үтә торган иде, иншалла, әле дә мине аңларлар, хәлемә керерләр. Мәскәүгә кайту белән гаскәр җыярбыз, Казанга таба кузгалырбыз. Ә син атаң-бабаң йортына кайтырсың. Кенәгинәнең дә хәленә кер бераз. Бүген ул Польша короле