Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
рәнҗетү гөнаһтыр, хан. Якының рәнҗетсәң, үзең дә рәнҗерсең, дигәннәр борынгылар. Без синең белән бүген үк кирмәннән чыгып китәрбез. Борчылма, барысы да сөйләшенгән. Син биргән алтыннарның файдасы тиде. Ходай Тәгалә адәм баласына явызлыкны да, изгелекне дә бер чама кылырга кушкан. Ә Василий кенәз исә гел явызлык кына кылды.

      – Аны бирегә мәрхүм кенәз билгели түгелме соң?

      – Сине дә, сине дә, Җангали хан. Барысы да минем күз алдымда булды. Ләкин тереклек гел син дигәнчә генә бармый шул. Кичәле-бүгенле кала тулы урыс сәүдәгәр вә гаскәри иде, бүген күзгә сөртергә мин калсам калганмындыр. Мин дә таеп ятам әнә, урыслар мәнфәгатен яклаучы Җангали син дә. Үзең казыган коега төкерүдер инде бу. Урыс тарафдарлары Булат бәк белән Хөршидә бикә дә дөнья белән бәхилләштеләр. Турады, турады Сафа Гәрәй хан урысларны.

      – Әсирләрне дәме?

      – Ю-ук, әсирләргә тимәде. Бармыни ул Казанда әсир?! Урыс коткысы гына бит, руханилар хәйләсе. Әйдәгез, христианнар, Казанга яу барабыз, диндәшләребезне коткарабыз дип, халыкны гына котырталар лабаса алар. Юк ул Казанда әсир, барысы да иректә. Телисең – иген ик, телисең – итек бас, тире илә. Бәлкем, шәрык төркеме хакимияткә менгәч, эшләр үзгәрер, урысларга әсир дия башларлар. Син тәхеттә утырганда, Җангали хан, Казанда бер генә урыс әсире дә юк иде.

      – Калдыр мине биредә, ясавыл Гавриил. Мин сиңа гомерем буена игелек теләрмен.

      – Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Син – минем коткаручым. Сине кенәгинә каршына алып кайтканда гына, мине кеше рәтендә йөртәчәкләр. Василий кенәз мине эт иткән иде инде. Сер булса да әйтим, ул минем Дүнәшәмне көчләп алды. Хәзер ул карлыгач аның йортында тора. Иван Телепа кенәз сине исән-имин кайтарып җиткергәндә, әнә шул кенәзнең йортын миңа бирергә тиеш. Ә хатын күптән минеке инде, минем хатын иде, Дүнәшәне әйтүем. Ул кенәзне түгел, мине сөя иде. Мин аңа хәзер йортка керәм. Бәлкем әле, бөек кенәгинә сине исән-имин алып кайткан өчен кенәз титулы да бирер. Искәрдеңме кая таба бара эшләр, Җангали хан? Шуның өчен мин сине күз карам кебек саклармын. Бетсәк бергә бетәрбез, котылсак янә бергә. Искәрдең?

      – Нигә соң кенәзне әлегә чаклы үтермәдең, түзеп йөрдең?

      – Безгә уңга, уңга, Җангали хан. Үткән-сүткәннәргә игътибар итмә. Хәзер әнә шул тәбәнәк өй каршына туктарбыз.

      Атларны капка бавына бәйләп, эчкәре үттеләр, ишегалдындагы эскәмиягә утырдылар.

      – Шунда көтәрбез. Сабыр ит. Син миңа, Җангали хан, нигә Василий кенәзне әлегә кадәр үтермәдең, түзеп тордың, дисең. Сасысы чыгар дип курыктым. Кенәзләр мәете гаять сасы була бит, ханнарныкы кебек үк. Ә хәзер сылтавы бар. Кенәзнең нидән һәлак булуын аңлатып торырга да кирәкмәячәк. Искәрдең? Кисәтеп куям, Җангали хан. Бу хакта авыз ачып берәүгә дә сүз катмыйсың. Кенәз Василий фетнә вакытында Көнчак углан тарафыннан үтерелде.

      – Кем ул Көнчак углан? Казанда андый атлы баһадир юк иде кебек.

      – Батыр, кыю сугышчы, Сафа Гәрәй ханның уң кулы. Сафа Гәрәй кешеләрне сайлый белә. Син бит әле, Җангали хан, белмисең. Казанга ике капкадан килеп керәләр. Нугай капкасыннан һәм Хан капкасыннан. Нугай капкасыннан – нугайлар, Хан капкасыннан –