Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02496-9
Скачать книгу
иңбашыма кулын салды. Котым ботыма китте. Сафа Гәрәй ханның җансакчылары дип торам. Борылып бактым һәм чак кына чалкай китмәдем – каршымда Күзлебүкән басып тора. Күзем йөзенә төшүгә, мин сине кала бетереп эзлим, син монда икәнсең, дидем. Күзләрем ачыбрак карасам, башында түбәтәй, кыска җиңле мөселман камзулы, аягында кара итек – мелла да мелла, ул да мелла, җитмәсә, кулында чалмасы, аны рәтләп маташкан була. «Нигә мин сиңа кирәк булдым, ясавыл?» – диде бу. Һәм артына әйләнеп ханбикә җансакчыларына «Бу адәм – кенәз Василий ясавылы, тотыгыз үзен!» димәсенме?! Ничекләр кузгалганымны белмим һәм ничекләр калага чыгуым да хәтерләмим, бары тик Болак буена җиткәч кенә исемә килдем. Берәү дә артымнан кумый, әллә күземә генә күренде инде. Ничәмә койма аркылы сикердем, берәүнең эте ыштаным умырды, ярый әле тәнгә тимәде. Җан-фәрманга Ташаяк базарына чаптым. Таныш кибетчегә кердем дә баштанаяк киемнәрем алыштырдым. Шик юк – Александр Глазатый мине таныды, эзләтә булса кирәктер, сине дә эзләтәдер ул мөртәт, Җангали хан. Шуның өчен безнең тизрәк каладан чыгып китүебез хәерлерәк булыр. Җангали хан, мин сиңа баштан ук кисәтеп куям, биредә булган хәлләр турында берәүгә дә сөйләмә, исән-имин кайтып җитсәк, хәтта кенәгинәнең үзенә дә. Беләсең булса кирәктер, Ходай Тәгалә һәр кешегә бары тик бер баш бирә. Баш дигән нәрсә синдә дә, миндә дә бер генә.

      – Мин сине аңладым, ясавыл Гавриил. Тик минем сиңа бер шартым бар: син мине Мәскәүгә түгел, Казаныма алып кайт. Минем анда кызым, туганнарым, шунда минем балачагым узды.

      – Менә анысы булмастыр, Җангали хан. Сине иң әүвәл кенәгинә Елена Глинская көтә, аннан да битәр кенәз Иван Телепа. Ошбу мәлдән без синең белән Сарайчык сәүдәгәрләре, Җангали хан. Искәрдең?

      – Мин барысын да әллә кайчан аңладым, ясавыл Гавриил.

      – Нигә әле син хан башың белән ясавыл Гавриил нәрсә әйтсә,шуның белән килешеп торасың? – Ясавыл Гавриил җиде-сигез катлап сүгенде, капкадан кереп килүчегә таба кузгалды. – Булдымы? – дип сорады ул, сабыры төкәнүен сиздереп.

14

      Акча барысын да җиңә икән – ясавыл калада ук ике ат сатып алды, ике арыш капчыгын ризык-нигъмәт белән тутырды. Аннары Җангали ханга карады да:

      – Син тәмам кибетче булгансың ич, Җангали хан! – дип кеткелдәп алды. – Әллә нишләтә кием кешене. Берәүне бүре итә, берәүне – төлке. Йә, Җангали хан, Аллага тапшырдык. Кузгалабыз. Аңлаштык бугай, без – сәүдәгәрләр. Син – минем кибетчем…

      Малчылар тыкрыгыннан уздылар, аларга берәү дә игътибар итмәде. Фетнәдән соң, давыл үткән хәлдәй, кала тынып, урамнар бушап калган иде. Үтүче-сүтүчеләрдән берсе генә туктап күз салса да, Җангали хан коты алынып курыкты, аны танырлар, тотып, Сафа Гәрәй хан каршына китерерләр кебек, һәм ул анда Сөембикәсен күрер шикелле иде. Хак, кеше ике туып, ике үлми, үлемнән инде ул курыкмады, мәгәр барыбер кирмән-калага кайтып нарасый кызын күрәсе килә иде, анда инде үтерсәләр дә риза. Сөембикә җанашы аны бер төн эчендә уттан алып утка салды. Аңа күренү үлемгә тиң булыр иде.