Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
хан оныгына атын китерделәр, ләкин ул туры кәрвансарай ишегалдына кереп туктаган сәүдәгәргә таба китте. Асылгәрәй сәүдәгәр Митрәй белән кызу-кызу сөйләшә иде инде. Митрәй арбадан төште, арбага Асылгәрәй менеп утырды, янындагы малай аңа урын бирә төшкәндәй итте.

      – Сау бул, хан оныгы, – диде сәүдәгәр, аңа каршы атлап. – Без барысын да җайладык.

      Алар арба янына килделәр, хан оныгы кызга күз төшереп алды һәм елмайды, күз кысты, теге дә көлемсерәп куйды.

      – Гәрәй дус, гаепләп китмә, – диде сәүдәгәр. – Сакла баланы, ул минем бердәнберем.

      – Митрәй, ышан Асылгәрәйгә, барын алма, югын сөйләмә.

      – Хуш, Гәрәй, кыз өчен бәһа сорамыйм, ә менә арбаөчен…

      Көлештеләр, алай да Асылгәрәй, янчыгыннан чыгарып, сәүдәгәр Митрәйнең учына ике алтын акча салды.

      – Күрәм ич, ат-арбаны сатып алгансың.

      – Ну-у, Гәрәй, ну-у, кирәкмәс иде.

      – Кузгалдык! – дип кычкырды Габдулла углан.

      Сәүдәгәр Митрәй арбага тотынды, кузгалып китүгә, яшьле күзләре белән кызына карады.

      – Душа моя, доченька, не бойся, Гарай мой человек, говорил я тебе… Буду я там, скоро, может и мать привезу.

      – Я буду ждать, тятя, буду ждать…

      Кыз атасына кулын сузды, ата кеше баланың кулыннан алды да капканы чыгуга аерылып туктап калды. Хан оныгы, сикереп, атына атланды, капканы узуга туктаган Митрәй янына килде. Ул Асылгәрәйнең ике атын да алган иде.

      – Асылгәрәй аганың атларын сиңа калдырам, Митрәй агай. Мә, ал. – Хан оныгы ике атның тезгенен сәүдәгәр кулына тоттырды. – Болгарда ат җитәрлек, бүләк итеп ал.

      – Рәхмәт, рәхмәт, хан оныгы. Ак юл сиңа. Куандырдың син мине. Владимирга юлың төшсә сугыл, ят итмә.

      – Хуш, Митрәй агай, хуш!

      Илчеләр кәрвансарайны ташлап чыгып киттеләр, шактый юл алдылар, ә Митрәй сәүдәгәр, ике атның тезгененнән тоткан килеш, һаман аларга карап торды. Бары тик урам чатына җитеп, тегеләр борылып күздән язгач кына, әкрен генә өенә таба атлады. Ике төрле шатлык кичерә иде сәүдәгәр бу мәлдә— кызны Егоркадан коткару шатлыгы һәм бераз гына курку, хәвефләнү хисе күңел түрендә иде. Шул ук вакытта аның әле хатыны янына кайтасы һәм аңа ипләп кенә булган вә кылынган хәлне аңлатасы бар иде. Шуңа булса кирәк, аягы аны өйгә тартмады, мәгәр кайтмый да мөмкин түгел иде, атларны ат караучыга кайтарып бирергә кирәк.

      Үткән-сүткәннәр аңа игътибар итәләр, таныганнары кычкырып исәнләшәләр, Митрәй агай аларга күтәрелеп карамый, бары тик ияк кага һәм ни сәбәпледер чукынып ала да кайтуын дәвам итә. Ул белә иде: Егорка аларда утырадыр инде, аны көтәдер. Марфа аңа атасы белән кибеткә китте дип әйткәндер.Ә Натальяны атасы тәвәккәлләп мөселманнар кулына биреп җибәрде, чөнки ул аларга ышана. Ә менә Егоркага ышанмый, гәрчә христиан булса да. Ә ул өйгә берүзе кайтып керер. Иң әүвәл аңа хатыны Марфа ябырылыр. Хатын-кызларга хас чәрелдәр, аһ-ух килә-килә елый башлар. Әмма Митрәй тыныч калыр, юкка күз яше түкмә, бала Борис абыйларыңда калды, дияр. Хатыны аңа ышанмас, чөнки басурман Гәрәй белән авызга-авыз куеп сөйләштеләр,