ул бакырып җибәрде һәм бер якка ауды, Кичүгә йөз адым гына ара калып бара. Хан оныгы сул якка бакты. Урыс яугирләре аның ике егетен яралаганнар, ике җайдак, томырылып, арбага таба килә иде. Хан оныгы аларга каршы чапты, ике егете аңа иярде. Дошманга каршы чапканда, ни кыласын әле ул белмәде. Уктан аласы иде, һичьюгы, берсен. Җәясен ташлады. Ул егетләренә каерылып карады, урыс яугирләрен уктан алырга, дип кычкырды. Әллә каушадылар укчылар, әллә тидерә алмадылар, җайдаклар күзгә күренеп якынайдылар. Хан оныгы Хансөяр өч яугиргә каршы китте. Ул кылычын әле уң кулына күчерде, әле сул кулына, ике кул белән дә оста орыша иде. Ләкин ул сайлаган яугир дә кылычын әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләп алды. Яугиргә җитәрәк ул атын кинәт уңга каерды һәм, кылычын сул кулына күчереп, тегенең муенына чапты. Алай да ике яугир арбага таба үттеләр. Аларның берсе хан оныгының укчысына сөңге ташлады, укчы күкрәгенә сөңге кадалган килеш чалкан төште. Ләкин икенчесен хан оныгының исән калган укчысы уздырмады – хәнҗәр ташлады, хәнҗәр яугирнең бугазына кадалды. Әмма бер яугир арбага якынаеп килә иде инде. Хан оныгы аның артыннан чапты, атын куалады һәм кычкырды бугай. Ул абайлап алды: Асылгәрәй атны һаман куа, менә-менә кичүгә төшә торган юлга җитәләр, вәләкин урыс яугире дә арбага бик якын иде инде. Нишләргә теләгәндер урыс яугире – ул белмәде, хан оныгы Хансөяр ияренә менеп басты һәм дошманга хәнҗәрен ташлады. Тимәде хәнҗәр, ияр тимеренә кагылып, зеңләп, читкә очты. Ат кош кебек очты, ике ара якынайды, хан оныгы Хансөяр арбадагы Асылгәрәйнең зурайган күзләрен, Натальяның куркынган йөзен күрде һәм, бүре кебек, яугир өстенә ташланды. Ул аның аркасына килеп төште һәм, үзе белән иярдән суырып алып, чирәмгә тәгәрәде. Хикмәт, икесе дә егылсалар да, сикерешеп аякларына бастылар, икесе дә кылычларына ябыштылар, ләкин икесе дә путасыз һәм кылычсыз калганнар иде. Шуннан икесе дә әтәчләр сыман бер-берсенә якыная башладылар. Беренче булып яугир һөҗүм итте, килер җайдан хан оныгы аны селтәп атты, теге әллә кая тәгәрәп барып төште. Торды һәм тагын килә башлады. Бу юлы ул хан оныгына аяк чалды, әмма хан оныгы, баш аша очып, янә аягына басты һәм сикерде дә кушаяклап яугирнең күкрәгенә типте. Яугир аһ итте һәм чалкан төште. Торырга итте, әмма башы яңадан җиргә сеңде.
Яугирне ике ягыннан тотып торгыздылар, аякка бастырдылар.
– Ты Егорка? – дип сорады хан оныгы.
Яугир башын чайкады, имеш, мин Егорка түгел.
– Егорка ты, – диде аңа хан оныгы. – Хәзер без сине убивать будем, Егорка.
Егорка дигәне урман ягына борылып карады, анда җан иясе юк иде.
– Не Егорка я.
– Но кто ты? Ты хотел жениться на девушке, которую мы увезли?
– Обманул, обманул он меня, сволочь! – диде яугир, авызына тулган канны төкереп. – Десять золотых обещал…
– Мы тебя будем убивать. Потому что ты убил мою сестру. Ты совершил большой грех, резал косы наших девушек, угонял их в рабство. На, – диде аңа хан оныгы Хансөяр һәм янында басып торган егетнең хәнҗәрен алып бирде. – Бери, достойно прими смерть. Ведь убивая других,