Сайланма әсәрләр. Том 4. Аллаһы бүләге. Батый хан һәм Ләйлә / Избранные произведения. Том 4. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02495-2
Скачать книгу
начармы, яхшымы – без урыслар белән мең еллар буена күрше яшибез, һәрчак дустанә тереклек итмәсәк тә, тыныч сәүдә иткән елларыбыз да шактый булды. Иншалла, килешер Юрий кенәз, берләшеп карасак, дим, монголлар Җаекны да кичә алмаслар иде, – диде Хаҗи әмир.

      – Хәерле киңәш, хәерле киңәш, хак сүз әйтә Хаҗи әмир, – диештеләр бериш инсан.

      – Тагын кем сүз әйтә? Кятип Хафиз агай, сез ни киңәш бирер идегез? – диде хан.

      – Ат-затыбыз бәгер-болгар булса да, без төркиләрдер, кардәшләр. Угызмы ул, кыргызмы, кыпчакмы, башкортмы, маҗар-бортасмы, чувашмы, ар-чирмешме – без барыбыз да ошбу җир-суларга кендекләребез белән береккән халыктыр. Мәгәр урыслар безгә борын-борыннан дошман булдылар, һәрчак баскынчылыкка йөз тоттылар, калаларыбыз яндырдылар, халкыбызны таладылар, хатын-кызларыбыз әсир итеп алып киттеләр. Болгар гомер буена урыслардан җәбер-золым күрде. Үз диннәрен барча диннәрдән дә өстен күреп, мөселманнарны, тәре яулары ясый-ясый, туган туфракларыннан куган, көчләп чукындырган халык башлыгына кул сузып, ярдәм сорап баруны мин хупламыйм, хан хәзрәтләре. Бүгенге көндә урыс кенәзләре мукшы, эрҗә халыкларына яу артыннан яу чабалар, безгә йөз тоткан халыкны көчләп чукындыралар, чукынмаганнарын бәкеләргә ташлыйлар. Узынган һәм, һичкем йөзендә дошман тапмыйча, һаман Болгар чигенә якынайган урысларны кем тыяр?.. Аксакал Камай белән мин килешәм, безгә монголлар белән уртак тел табарга тырышып карарга кирәк, хан хәзрәтләре.

      – Яхшы, яхшы, кятип, яхшы. Тик бит Болгарның бер ярында ут, бер ярында туфан калыккан. Кай тарафка юнәлсәк тә, җиңеллек килмәс. Монголларның да безгә ачулары зәһәрдер, өч тапкыр кыйнадык, урыслар да безне колач җәеп көтмиләр. Ләкин, кардәшләрем, Болгар халкы чарасыз калды дип уйламасагыз иде. Без монголлар белән орышырга булдык. Һәм без аларны җиңәрбез. Менә шуннан соң урыслар белән аяк терәп сөйләшергә мөмкинлек туар. Борынгы бабаларыбыз, күрше хакы – Тәңре хакы, дигәннәр, тагын бер тапкыр Ходай Тәгалә биргән күршеләребез белән дуслашып карыйк – йөзебез белән борылыйк. Кенәз үзе киләме, дружинасын җибәрәме – аның эше, без ятып калганчы атып калыйк, Раббыбыз рәхмәте белән кенәз Юрийның дә килешеп куюы бар.

      – Хан хәзрәтләре, тик аңлармы ул кенәз, ни чарасыз калуыбыздан файдаланып, үзе Болгарга яу кузгалмасмы? – диде кятип Хафиз.

      – Иншалла, кузгалмас, без әлегә урыслар белән солыхта. Кабат әйтәм, кардәшләрем, без Владимир кенәзенә баш иеп бармыйбыз, күрше хакы дип ярдәм итсә – итсен, итми икән – бигайбә. Аны да, безне дә Ходай үзе хөкем итәр.

      Шулай дисә дә сизде, тойды Илһам хан: мәҗлестәге халык аны бигүк аңлап бетермәде, ә бәлкем, аңлап, кятип Хафиз тәкъдимен кулайрак дип тапкандыр. Илдә хан ич ул!

      Шулай да, шулай да акыллы да соң бу кятип Хафиз. Илһам хан картаеп өйдә яткан, сирәк-мирәк булса да мәдрәсәләргә килеп сабак биргән сәркәтибенә, соклануын яшермичә, күз төшереп алды. Ул аның белән килешкән дә булыр иде, әмма хан ич ул, үз сүзен сүз итәсе килде. Аннары нигә монголлардан куркырга, кыйнады бит инде ул аларны, кыйнады. Тагын