аларга ошады бугай, тизрәк китү ягын карадылар, аннары Илһам хан да аларны җибәрү җаен тапты, вәзиренә кулы белән ишарә генә ясады. Имеш, илчеләр белән сүзе бетте. Ханның илчеләр белән сүзне кыска тотуы янә аларга ошады булса кирәк, каладан да тиз шылдылар. Бу хакта, һичшиксез, Үгәдәй ханга җиткергәннәрдер. Һәм Үгәдәй хан, корылтай җыеп, Болгарга яу чабуны карагандыр. Корылтай исә карар кабул итә – яу чабарга. Шушы ук корылтайда атасы Җучи ханның биләмәләрен угланы Батый ханга бирәләр. Ә Чыңгыз хан васыяте буенча, моңа кадәр яуланмаган көнбатыштарафындагы җирләр вә илләр угылы Җучига бирелә. Әлбәттә инде, көнбатыштагы барча илләр дә. Йа Хода, тәвәккәллек бу Чыңгыз ханда, кодрәт, шаклар катмалы. Мәгәр шаклар катмаслык та түгел шул, дөньяның өчтән бер өлешен кул астына җыя ич. Андый илнең ни көнчыгышта, ни көнбатышта булганы юк иде әле. Шуннан соң, шуннан соң нишләргә тиеш Илһам хан?.. Әле булса хәтерендә: Җигүлат таулары арасында Илһам хан бер алай җәяүлеләр чыгарды һәм гаскәре ат менгән монголлар белән әллә ни кыла алмады. Шуннан соң Илһам хан җәяүле алайларын бетерде, барысын да атка атландырды. Ат өстендәге монгол дала төлкесе кебек хәйләкәр кылана: әле кача, әле кире борылып һөҗүм итә. Монголларның орыш тактикасын Илһам хан шактый өйрәнгән иде инде, алардан курыкмавы шуннан да иде. Аннары монголларга бу юлы кала-кирмәннәрендә бикләнгән болгарлар белән орышасы; далада сугышырга өйрәнгән монголлар дүртәр үр боҗрасы, биек-биек диварлар белән ныгытылган каланы ала алмаслар, иншалла.
Хак, тимерче тимер чүкеп өйрәнсә, сугышчы орыша-орыша өйрәнә, монголлар да калаларны алырга өйрәнгәннәрдер. Тангут, Җирсөн илләренең калалары Болгардан һич тә ким ныгытылган булмагандыр. Ләкин монголлар өчен ошбу яклар барыбер ят, барыбер әлегә кадәр күрмәгән җир булыр. Әнә шулай уйлана торгач, Илһам хан монголларга каршы торуның йөздән берсен сайлады: кирмән-кальгаларга бикләнеп орышырга. Хак, Харәземшаһ Олуг Мөхәммәд кардәш бу ысулны сайлап оттыра, ләкин бит Олуг Мөхәммәдтә, кальгаларны саклау өчен туплар булмый. Болгарны, боерган итсә, туплар саклар. Башкала кальгасының дивар-манараларына инде меңнән артык туп куелды, моның янына яван уты тутырылган чүлмәкләр бар. Һәм, әлбәттә, ил-ватан өчен гомерен бирергә әзер ватанпәрвәр сугышчылары…
4 Бәхтияр өйләренә кабаланып кайтып керде. Йөгән очын капка каршындагы баганага элде дә, йөгереп, болдырга менде, икенче катка әнисе бүлмәсенә ашыкты. Ул анасы янына һәрчак ишек шакып керер иде – шакыды.
– Инәй, син үзеңдәме? – дип сорады.
Хәйран, эчке яктан бөтенләй башка тавыш ишетелде. Юк, бу тавышны ул сандугач сайравы белән чагыштырырга курыкты, сандугач сайравыннан да моңлырак булып ишетелде эчтәге тавыш. Искитмәле хәл иде. Әнисе аңа, улы тавышын ишетүгә, һәрчак: «Кер, кер, бәбкәм, ишек ачык», – дияр иде. Ә монда, моңлы итеп: «Кем бар анда? Монда керергә ярамый», – димәсенме. Ошбу тавыштан Бәхтиярның йөрәгенә йомшак наз тылсымы коелды. Хан җансакчысы буларак, ул һәрчак ашыкты, бик сирәк өйгә