Чак кына арырак өстәл янында ике кеше утыра, алларында сыра булса кирәк, агач кружкалар тотканнар. Чуваш кардәшләр, сыра эчәргә яраталар. Илһам хан алар күршесендәге өстәлгә барып таянды, сырачы аңа шундук бер кружка күбекләнеп торган сыра китерде. Илһам хан бер динарны өстәлгә куйды да сыраны авыз итте. Тәмле һәм әчкелтем иде сыра. Күрше өстәлдәге ир-ат кипкән чабакны шак-шок өстәл читенә суккалап алды.
– Бу юлы Илһам ханга кыенгарак туры килмәгәе, Хисаметдин, – диде, балыкны тазарта-тазарта, сыра эчәргә килгән адәм. – Монгол өере санап бетергесез, дип әйтәләр.
– Кем әйтте?
– Күрше Мөхәммәтҗанга Садрый хатыны сөйләгән. Ә ул хатын хансарайда бавырчы диме, идән юучымы шунда. Ә аңа Сәлахетдин сәүдәгәр сөйләгән, имеш. Сәлахетдин: «Монголлар көн күрсәтмәс инде», – дип зарлана икән.
– Илһам хан ни карый икән, ханыбыз, дим?
– Нишләргә тиеш соң ул? Монголларга каршы чыксынмы?.. Бихисап күп гаскәр белән киләләр икән бит, мөртәтләр.
– Килделәр ич инде, кыйнады Илһам хан, тагын кыйнар.
– Бердәнбер өмет дип әйтеп әйткән Сәлахетдин, монгол гаскәренең яртысыннан күбрәге төркиләр икән, кардәш халык.
– Төркинең дә төрлесе була, күрше. Бәгъзесе – потка, бәгъзесе – утка, бәгьзесе ай-кояшка табына. Мөселманнар бар микән соң араларында?
– Бар, диделәр. Монголлар дин тотудан тыймыйлар, имеш.
– Хикмәт, бар җирдә сугыш турында сөйлиләр. Әллә бик куәтле буласы инде.
– Булмас димә, монголлар бик күп илләрне яулаганнар, ди ич.
– Гаскәр башларында кем килә икән соң?
– Сүбәдәй атлы баһадир бугай.
– Беләсең килсә, күрше, Сүбәдәй баһадирга Болгар кирәкми. Ул, мөртәт, Артык баһадирдагы хатыны артыннан йөри икән. Бар каныгуы шуннан, ди.
– Сөйләмә тузга язмаганны, кеше көлдермә, күрше.
– Билләһи менә. Хатын угылы белән яше тулыр-тулмас әсир ителә бит. Ул хатынга Артык баһадир өйләнә. Чибәр диләр үзен…
– Анысы чибәрдер, Артык кадәр Артык килде-киттегә өйләнмәс, бер баласы да булгач.
– Малае балигъ ич инде, йөзбаш, хан оныгы Хансөяр бәендә.
– Димәк, күрәселәр бар икән әле, күрше.
– Нигә алай дисең?
– Соң, ата белән орышачак ич. Ташбай атлы ул егетнең атасы Сүбәдәй диләр ич.
– Килешми, килешми, күрше. Яудагы ата ата түгел, баккан ата – ата. Ә Артык баһадир аны укыта, кеше итә.
Илһам хан аларга таба кузгалды, нигәдер ике ир-атның әңгәмәсенә кереп китәсе килде, әмма тегеләр, аның кузгалуын күреп:
– Киттек, әйдә, кеше игътибар итә башлады. Беләсең килсә, монгол түгел безнең дошман, башкасы, шул җанга тия безнең. Менә кемгә каршы сугышасы иде.
– Син хаклы, күрше, ләкин бит үч үчкә илтәчәк, ә Болгар бүген урыс белән солыхта.