Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
Кылыч тотып, уңлы-суллы селтәнгән чагына туры килде ул илханның. Төптәңрене күрүгә, икенче ишектән Саксин кавхан чыгып китте. Төптәңре аны күрсә дә күрмәмешкә салышты, илханга сәлам юллады, түргә узды.

      Кара чәчле, күксел кара күзле, буйчан гәүдәле Аспарух илхан төптәңрегә түмәр куйды, үзе янәшәдәге түмгәккә утырды. Чаршау артыннан караган каравыш кызга илхан:

      – Кымыз китер, – диде.

      – Игелекле бул, илхан. Син мине һәрчак ачык йөз белән кабул иттең. Хатының бала тапты, малай икән, игелекле булсын! – Төптәңре күкрәгенә кулын куйды, торып, бил бөкте. – Минем сиңа йомышым бар, илхан. Хәтерем ялгышмаса, атаң Кубрат синең яшеңдә көн-төн яуда булды. Ә син, күрәм, кылычың бушка селтисең. Йулыш каган алай җыя, Түбән Итилгә кирмән сала икән.

      – Без дә Өске Кирмәнне салдык, төптәңре. Икенче калабыз Тимеркүк калкып чыкты.

      – Түбән Итил каганда калсынмы? Күршең антлар көч җыеп ятсынмы?!

      – Антлар белән Болгар килешүдә. Агабыз Ураган авар ханы Баянны тар-мар иткәндә, каганның уң кулына антлар кенәзе баса.

      – Баса, баса, баса! Ашина белән Дулу да кайчандыр бер ыру булып яшәгәннәр. Хәзер әнә кан дошманнар. Кем аларны кан дошман итте?.. Дәшмисең?! Табгачлар императоры белән Рум императоры төркине икегә аердылар, үзара сугыштыралар. Император Ираклий Кубрат ханга патрикий титулын бирде. Табгачлар императоры Йулыш каганны кул астына алыр. Тагын орышыр ике кардәш халык, тагын кан коелыр, тагын императорлар ут уйнатырлар – отарлар.

      – Ата – баш, без – каш, анам – муен, төптәңре. Синең кем булырга исәбең?.. Дәшмисең! Хазар кузгалса, абам Батбай хәбәр итәр, энем Балкыр да тик ятмас…

      – Сиңа мәгълүм булсын, хазарлар белән болгарлар бер телдә сөйләшәләр, бер Тәңрегә табыналар…

      Аспарух бик озак уйланып утырды. Төптәңре сүзләрендә хаклык бар иде. Кайчандыр Дулу ыруы да, Ашина ыруы да бер каган кулы астында яшәгәннәр. Хәзер әнә ике туган халыкны икегә аердылар. Кем аерды?.. Табгач императорымы? Әллә атасы йөз тоткан Рум императорымы?.. Юк, ыру башлары үзләре. Гасырлар буенча бер-берсен үтерешеп, суешыпяшәгәннәр. Соң инде аларны килештерергә, төптәңре, соң. Җәйләгәндә, мин Истер елгасына кадәр җиткәләдем, император тимәде. Хак, атам картайды, төптәңре, бер дә яу чабам дип тормый. Мәгәр кирәкме яу безгә? Кирәкми. Безгә булган җәйләүләребез бик җиткән.

      – Сакай, – дип, артына каерылып җансакчысына дәште Аспарух. – Бар, абам Батбайны чакыр. Илханның йомышы төште, тиз килсен дип әйтте, диген.

      «Сакай, – дип уйлады төптәңре, ишеккә таба китеп баручы алыпның аркасына карап. – Сакай. Көтригур алыбы, Көбер хан җибәргән алып. Яшь хан җизнәсенә ел саен алыплар җибәрептора. Җизнәсенә ярарга тырышуымы? Кем белә, бәлкем, бу алып Көбер хан тарафыннан Болгарга шымчы итеп җибәрелгәндер? Тугры хан кызына Кубрат хан өйләнеп кардәшләшсәләр дә, элек көтригурлар белән онагурлар дошманнар иде. Дөрес, дошманлыкны авар каганы Баян булдырды. Баян хәзер юк, Баян каганның башына Кубрат хан белән антлар кенәзе