Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
текә яр кырыена ук куйганнар. Ялгышуы булыр, аның аркасына сөңге кадалыр, баһадир яр астына очар, аңа сөңгедән атарга унлап угор алыбы хәзерләнеп тора. Баһадир моны артына әйләнеп карамаса да күрде. Ун адым… Бары тик ун адым ясыйсы да… Кичә баһадирны Ташбулат алдады. Ул аны ыстанга чакырды. Ыстанның капкалары ябык иде. Шунда Ташбулат: «Баһадир, мин монда, кер, кенәз сине кабул итә!» – дип кычкырды. Шуннан аны кунак иттеләр, әче бал эчерделәр, кенәз уң кулы Ташбулатка кызын бирергә исәбе икән. Бирсә ни!.. Баһадир балны күбрәк эчеп ташлады бугай… Ташбулат аңа әйтте, угорларда бер яман гадәт бар, килгән бер олы кунакны су буенда сыныйлар. Сынауны бирә алмыйча, башсыз калган «кунаклар» да булгалый икән… Башта баһадир моңа бик үк игътибар итмәгән иде, иртән иртүк кенәз шул сынауны уздырырга җыена башлагач ышанды. Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да… Алда бер өем туфрак тора. Нинди мәгънә салына микән алар таптап йөргән туфракка?.. Уртада— кылыч. Кылыч – калкан өстендә, калкан кан-кызылга буялган, димәк, Румнан килгән, Рум сәүдәгәрләре китергән. Әйбәт кылыч, Дәмәшкъ тимерчеләре суккандыр, корычы, ялтырап, күзне камаштыра. Өченче әйбер— икмәк. Икмәк нигә?.. Их, баһадир янында төптәңре булса икән, һич югы, шаман. Шаманны юкка җибәрде, ул барысын да белә иде… Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да…

      Баһадир әйберләргә килеп тә җитте. Нигәдер ул уртага килеп басты. Язмыштыр, Тәңре шулай язгандыр! Аннары нинди генә мәгънә салынмасын, ул – алып, ә алыпка беренче чиратта корал кирәк. Коралсыз алып – кынысыз калып. Баһадир кылыч-калканга үрелде, аны кулына алды. Әле тураеп җитмәс борын ук сизде ул аны: уратып алган халык аһ итте. Шулай ук ялгышты микәнни? Тураеп басты һәм кенәзгә таба кузгалды. Шунда күрде ул, аңа уннарча сөңге, йөзләрчә җәя тартылган иде, барысы да аңа төзәлгән. Әйе, язмыштан узмыш юк. Баһадир кенәзгә таба китте. Шунда күрде ул: кенәз янына төшеп баскан уң кулы Ташбулатның йөзе ап-ак булды, ул кемнәндер мәрхәмәт сорарга дип авыз ачарга итә, әмма бер сүз дә әйтә алмый тора, аскы ирене калтырана иде. Сөйгәне-сайлаганы аның беләгенә ябышты, хәтта ул да курыкты. Йолалары шулмы, гореф-гадәтләреме?.. Кыргый гадәт… Әйе, язмыштан узмыш юктыр. Баһадир күккә карады, баш очында гына карлыгачлар черелдәп очыналар, әллә тургай бөтенләй булмадымы, күземә генә күрендеме? Козгыннар күренми. Үлем булмас… Әйе, үлем булмас, аларның барысын да суга батырып үтерерләр. Козгыннар суга батырылган мәетләргә җыелмыйлар…

      Кенәзгә биш адым, өч адым калды, баһадирның йөрәге кага башлады. Кан-кызыл төскә буялган калкан һәм аның өстендә яткан кылыч тоташ бер төскә әверелде. «Бәхил бул, Чәчкәм, Тәңре безнең язмышларны үзенчә хәл итте. Баһадирың онытма, мин үлгәндә дә сине уйлап үләм. Безне аера алмаслар, без синең белән оҗмахта очрашырбыз. Без изге җаннар идек».

      Соңгы мәлдә генә, кенәзгә ике-өч адым калгач, баһадир уң кулы Ташбулатка таба борылды, аңа таба атлады. «Мин сиңа бирмим кылыч-калканны, кенәз, үзем биргән кылыч белән үзең үк башым кисәр идең. Мин аны үземнең мәргәнемә бирәм. Синең шымчың булса, минем башым чабар, булмаса, сиңа ташланыр», –