Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
атагыз Кубрат хан картайды, – дип сузыбрак башлады төптәңре. – Әйе, олуг хан картайды. Бүген төнлә минем төшемә керде. Тәңре төшкән икән. Тәңре миңа: «Олуг ханны үзем белән алам, Бөек Болгар тәхетенә олуг хан сайла, төптәңре Ирсан», – диде. «Кайсысын?» – дип сорадым… Аңлашмый калдым, кисәк кенә юкка чыкты. Колагыма чалынганы шул булды: «Чиркәүне җимергәне», – диде. Иртәгә чиркәүнең ишекләре ачылачак, илханнар! – Төптәңре илханнарга сиздерми генә күз төшереп алды, дикъкать белән тыңлыйлар иде. – Кайсыгыз кыла бу изге эшне, шул утырыр олуг хан тәхетенә.

      Илханнар күзгә-күз карашып алдылар, икесе дә күзләрен идәнгә төшерделәр. Аталары Кубрат ханның ачуы яман, ни сөйли бу төптәңре? Кеше ишетсә?.. Атасы янында шымчы өстенә шымчы… Әллә соң төптәңре дә… Бу хәлне ишетсә, аталары кичермәс, икесен дә, ике ат койрыгына тагып, далага чыгарып җибәрер. Илханнарга уйланырлык иде, төптәңре аларны ашыктырмады. Ул белә иде: һәр ир-егетнең күңелендә йөгәнле ат булыр.

      Бу мәлдә илханнарның миләрен көйдергән нәрсә «Нигә аларны гына сыный?» дигән сорау иде. Кодрак илхан кайда?.. Чит илдә. Булсын да ди. Балкыр илхан Фанәгүрдә ич, нигә аны да чакыртмаган төптәңре?..

      Төптәңре көтте. Шул арада ул бер фикергә килде. Олуг хан тәхетенә Батбайны утыртырга. Күрде бит, сизде бит, Аспарух илхан бөтенләй югалып калды. «Батбай илхан!» – дип, күңелен янә бер ныгытып куйды төптәңре. Аннары гына, кам таягын кулына алып:

      – Ишегалдына чыгыйк, илханнар, – диде.

      Ишегалдына чыктылар, йорт уртасындагы балбал янына туктадылар.

      – Әүвәл син әйт сүзең, өлкән углан Батбай.

      – Тәңре ни куша, шуны кылыр өлкән углан, төптәңре.

      – Инде син, Аспарух илхан?

      – Төптәңре, – дип, кисәк кылычын селтәп алды Аспарух. – Төптәңре, олуг хан тәхете синең кулыңда түгелдер бит? Түгелме? Шулай булгач, кеше күңеленә язык салып йөрмә, хан тәхетенә кем утырасын бер син генә хәл итмисең, аксакаллар, кавханнар хәл итә. Син бик кыю икәнсең, төптәңре, мәҗлес җый, мәҗлестә торып фикерең әйт. Мин дә фикерем мәҗлестә әйтермен.

      – Мин мәҗлес җыя алмыйм, илхан, мәҗлесне бер олуг хан гына җыярга хаклы.

      – Шулай булгач, төптәңре, илханнар арасын болгатып йөрмә. Ил өстендә тынычлык булсын өчен, мин әйтәм, без ишетмәдек, син әйтмәдең бу сүзләрне, төптәңре.

      – Юк, туганкай, – диде Батбай. – Син хаклы түгел. Мин синең белән килешә алмыйм. Атамыз картайды. Безгә чынлап та яу чаба алырлык олуг хан кирәк.

      Аспарух, һаваны чыжлатып, янә кылычын селтәп алды.

      Төптәңре Ирсан йомры башлы кам таягын әкрен генә күккә күтәрде:

      – Йа Тәңрем! Яздырма акылдан илханны, аны шайтан котырта, акылына зыян китермә! Йа Тәңрем!..

      Төптәңренең кам таягы башында кояш сыман алтын чукмар, кара-күксел болыт астыннан чыккан кояш нуры, шул чукмардан чагылып, күзләрне камаштырды. Аспарух кам таягы башындагы шар сыман нәрсәдән күзен дә ала алмый торды. Менә төптәңре чукмарбашны Аспарухның