Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
колагына кадәр елмайды, аннары сикереп атына атланды. Йөзбашта болгар өзәңгеләре иде, кылыч та болгарныкы. Өске Кирмәнгә килгән коралларны алып торалар, дип уйлады Дәян һәм, атының кабыргасына тибеп, алдан киткән угор йөзбашка иярде.

      Фронтонлап салынган өй кенәзнеке иде, болгарлар килеп туктаганда, кенәз болдырда басып тора иде инде.

      Ул ат башы итеп ясалган таягын күтәрде, ярдәмчеләренә:

      – Болгар илчесе алостаз Дәянны һәм аның алыпларын кунак итегез, каравыш кызлар бирегез! – дип боерды.

      – Олуг кенәз, без болгарлар сиңа зур йомыш белән килдек. Олуг кенәзгә җиткән булса кирәктер, Өске Кирмән янә Болгарда. Чалбай хан үтерелде, башы Фанәгүргә озатылды. Бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә Рум сәүдәгәрләре килеп җитәчәк, Рум сәүдәгәрләрендә һәрвакыт затлы тауарлар була, угорларга кирәк әйберләр…

      – Хәбәрең өчен рәхмәт, алостаз Дәян. Инде тагын нинди теләгең бар?

      – Олуг кенәз, мин мәргән алыбым югалттым…

      – Мәргәнең миндә, алостаз Дәян. Ул ял итә. Мәргән Ташбулат минем кызымны аю тырнагыннан коткара, кызым бик үтенгәч, мин кызымны мәргәнгә кияүгә бирергә булдым. Мәргән Ташбулат, алостаз Дәян, угорда калыр. Мин шулай боердым.

      – Баш өсте, олуг кенәз. Инде алыпларыгызга боерсагызиде, олуг кенәз, калган алайны ыстанга дәшсеннәр иде.

      – Болгар алыплары тиздән ыстанда булыр, алостаз Дәян. Мин боердым инде. Ә син алыпларың белән ял ит.

      Шулай диде дә кенәз, борылып, сырлап-бизәкләп ясалган ишеккә юнәлде. Алостаз Дәян аны, ишектән кереп киткәнче, баш иеп озатып калды.

11

      Алдагы дүрт угор алыбы арасында – Илбарыс баһадир, алостаз Дәянны да дүрт алып уратып алган. Баһадирның уң кулы Ташбулат җитен чәчле, ап-ак йөзле, маңгаена кызыл тасма бәйләгән кенәз кызы белән янәшә бара. Болгар алыпларын ыстанда ук калдырдылар, кенәз аланга алып барырга теләмәде. Кая алып бара кенәз баһадир белән алостазны? Төрки мәргәне Ташбулат исәптә түгел, кыз, чынлап та, мәргән егетне сайлаган бугай, бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар. Ни белән күңелен яулады микән бу мәргән егет кенәз кызының?.. Бер Тәңре үзе белә моны. Чынлап та кызны мәргән аю тырнагыннан коткардымы, әллә, булмаса, егетнең һөнәрен күреп, кияве итәргә булдымы бу кенәз?.. Сәеррәк хәл иде бу алостаз Дәян өчен. Алайны ыстанда калдырдылар, ә аларны елга буена алып баралар. Нигә? Әллә соң кенәзнең Кубрат ханнан үч алыргамы исәбе?.. Кичә кич белән, ял итеп алгач, алостаз Дәян бозау тиресен кенәзгә җибәрде. Әмма кичке якта да, иртән дә кенәз тире турында ләм-мим сүз әйтмәде, ә алостаз үзе сорарга кыймады. Үч алырга иткән булса, кенәз башта, әлбәттә, баһадир белән аны суга батырып үтерер, аннары ыстанда калган болгарларны җыеп китерерләр…

      Мәгәр соңгы мәлдә генә кенәз ыстанда калган болгар алыпларын да китерергә боерды. Күп тә үтмәде, Агасикегә ияреп, болгарлар да килеп җиттеләр.

      Яр буена туктагач булды бу хәл. Елганың текә яр читендә, берсеннән-берсе ике адым ара калдырып, өч әйбер куелган иде: ипи, кылыч, туфрак өеме. Күрде дә алостаз Дәян, ни кылырга белми, баһадирга