Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 1985
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02351-1
Скачать книгу
ачу өчен Һиндстаннан, Сасанидлардан, Харәземнан, тагын әллә кайлардан уенчылар китерттерә. Аларны бушлай киендерә, ашата-эчертә, ә тегеләре үз чиратларында сарай түрәләренең һәм кала куштаннарының күңелләрен күрәләр, кайчак олы ук урында утырган түрәләрне аздыралар, үзләре белән ятакларына алып китәләр, җайлап-көйләп бар булган акчаларын алалар, ә кайчак ул түрәләрнең затлы киемнәрен дә урлыйлар иде. Бай кеше өенә кайта да янчыгын янә акча белән тутыра, уенчы хатын алып киткән киемнәрдән дә затлырак киемнәр кия. Төптимерче кебек ярлы-ябага, үз көнен үзе күргән кеше нишләргә тиеш? Ул, бахыр, чарасыздан базилевска баш иеп килә, ярдәм итүен сорый. Аларның күбесен базилевс сарациннар белән сугышка җибәрә, кайберләрен, әйтик, Агасике кебекләрне, махсус бурычлар йөкләп, варварлар арасына озата. Агасикене дә мохтаҗлык китерде базилевска. Һәм император аның хәленә керде – Фанәгүргә җибәрде. Соңгы вакытта уенчылар Патшакаланы баса башладылар кебек тоелды Агасикегә. Ярый әле китеп котылды. Мескен уенчыларның да хәленә керергә була иде, теге йә бу уенчы куштаннарга ошамый башладымы, аны шундук базилевстан кудыралар, шау-шу куптаралар. Хак, базилевсның куштаннарга каршы киләсе килми, уенчыны куа. Ә теге мескен кайчандыр үзе кебек үк куылган иптәшләрен эзләп каладан калага йөри-йөри дә кеше күңелен ачарга дучар ителә. Эшләргә бөтенләй өйрәнмәгән уенчыга яшәү өчен башка чара калмый. Уенчы азгын хатыннар янына Агасике дә баргалады. Даны калага таралган тимерче булса да, җилгә ташлый торгач, акчасы җитми башлады. Шунда Агасике базилевска мөрәҗәгать итте. Имеш, ул менә дигән тимерче, әмма яшәүнең очын очка ялгый алмый газап чигә. Император аңа ярдәм итәргә булды. Ләкин бер шарт белән: тимерче әүвәл өч-дүрт ел варварлар иленә чыгып керергә, алар турында мәгълүматлар җыеп алып кайтырга тиеш булачак. Ике арада җитди сөйләшү булды. Ахыр Агасике император тәкъдименә риза булды.

      Анысы бер хәл, мондый нәрсә Агасике башыннан гына узмаган, меңләгән грек чит-ят җирләрдә базилевс шымчысы булып йөри. Болгарга килеп төшүгә, аны Кубрат хан чакырып алды һәм, Агасикенең котын алып: «Грек утының серен беләсеңме, тимерче? – дип сорады, аннары, бик озак көтеп тә җавап ала алмагач: – Ярый, яшә, алачык ач, төптимерче бул», – диде. Кубрат ханның авызыннан «грек утының серен беләсеңме, белмисеңме?» дип ишеткәч, Агасике тәмам телсез калган иде. Ул утның серен греклар җиде йөз елга якын үзләрендә саклыйлар. Моны эшләргә түгел, белергә маташкан бик күпләрнең башлары, чабылып, диңгезгә очты, хәтта, еретиклыкта гаепләнеп, утта яндырылганнары да булды. Агасике хан алдына тезләнде, баш орды: «Ул утның серен белмим, – диде. – Мин бары тик тимерче, грек утын тимерчеләр ясамый», – диде. Кубрат хан әллә ышанды аңа, әллә юк, әмма яңадан Агасикедән грек уты турында сорамады.

      Агасике күккә карады.

      Бу кояш шулхәтле кыздыра ки, беркая яшеренер чама юк. Урманга керергә ярамый, угорларның ташланулары бар, болгарлар урманда бөтенләй орыша белмиләр. Аттан төште— орышчы түгел болгар алыбы. Болгарларның