Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге, Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак «болгарлар» дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгаласа да.

12

      Ил чигенә җитәрәк, Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар, нигездә, он-икмәкне утрак көн күргән гуннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азык-төлек ягыннан кайгылары юк, олауда юлга җитәрлек ризык – казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда, ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм, күп тә үтми, Сармат хан вафатыннан соң, гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк, ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма атасыннан сорамый хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды: ул әнә кемне көткән икән— унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде…

      Юлчыларның ике дөясендә уннарча кызлар, фарсыларсарматлардан беркайчан да буш кул белән кайтмадылар, кәрваннарда һәрчак сары чәчле сармат кызлары белән бергә угор кызлары да булырлар иде, хәтта гот кызлары да. Бәһрам кулында – гот кызларының иң гүзәле. Сәүдәгәрләр ул кызларны Туран базарына чыгарып саталар. Сылу, зифа, яшел яисә зәңгәр күзле туран кызларын фарсылар бик теләп алалар. Бәһрам шаһзадә дөягә утырган кызлар арасындагы Германрих король кызына күз төшереп ала һәм үзалдына елмаеп куя. Тиздән ул аның хатыны булыр һәм төп сарайда яшәр.

      Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга, янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы, бормаланып, әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле, кырт борылып, чылтырап аккан чишмәне кичә, әле, һич көтмәстән, нинди дә булса авылга барып төртелә.

      Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артакны җибәрде, теге, әйләнеп