Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
ай дигәндә, шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде – Иран шаһиншаһы Ядигәр.

9

      Варварларның империягә хезмәткә күчә башлаулары.

      I гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатышимперияләре гаскәрләренә «федерат» йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган гуннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә – готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар – сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр.

      Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар, нигездә, готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар.

      Шуңа карамастан, күп тә үтми, Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон, варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә, исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр яллана, хезмәт иткәннәрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә.

      Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга, авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә.

      Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр.

      «Двести лет прожили они в соседстве. И когда наступила пора дальних походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других – гунны. Хунны стали ядром его угры – скорлупой гуннов».

      Маршал: «Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна».

      История воин. 240 б.

* * *

      Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше алар арасына ут аша сикереп, чистарынып керергә тиеш. Учак аша сикерү белән, Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, каенишләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран