Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган.

      – Син кем? – дип сорады Атилла кыздан.

      – Мин – илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, – диде сары чәчле кыз җитди рәвештә, аңа таба карамый гына.

      Гаҗәпкә калудан Атилла олан бер мәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәле түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны, Мәңгүк хан углын, угорларда калдырырга.

      – Мин – унуклар ханы Мәңгүк углы Атилла, – диде ул, ниһаять.

      – Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа синең кырыңа басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл – минем әнием.

      – Димәк, без кардәшләр.

      – Кардәшләр, – диде кыз, бер дә исе китмичә. – Анам да шулай диде.

      Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм:

      – Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, – диде.

      Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды.

      – Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? – дип сорады апасы Айгөлдән.

      – Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме, мин аны сиңа кияүгә бирәм, – диде Айгөл апасы, уенын-чынын бергә кушып елмая-көлә.

      Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул аңа артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды:

      – Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, – диде.

      Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды:

      – Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?..

      – Телим, – диде Атилла, әңгәмәне ихлас чынга алып.

      Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар.

      – Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем каенишем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табынына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр.

      Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада, Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан