– Утка дан, утка дан, дан, дан! – дип кабатладылар мөбәтләр, олуг каһингә ияреп.
Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште.
– Безнең максат бер – шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз.
Олуг каһин, кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды.
– Сез ни әйтәсез, аклар?
– Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан, – диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. – Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар.
– Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, – диде олуг каһин.
– Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга аңа утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин.
– Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә.
– Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт?
– Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән.
– Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз – мөбәтләр өчен хәрәм заттыр.
– Шуңа карамастан без аларны якларга тиешбез. Кешелек дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да.
– Кешелеккә тормыш бирүче – ут. Ут булмаса, барыбыз да бик тиз катып үләр идек, – диде олуг каһин һәм, җавабыннан канәгать калып, кемгәдер ишарә ясады.
– Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин.
Олуг каһин, ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр – ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олуг каһингә карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Бала чакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә. Гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай, йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар кебек утка табынмакчылар…
Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихримоң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка, ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып тынып та калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады – мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки