Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта, ни кылырга белми, дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле иде – яраткан бикәсе Мәңгүк ханны сайлады. Хак, Бәһрам бәк бу хәлгә аһ-уһ килеп уфтанмады, бер сүз белән, нәфесенең хәтта бер кылы да селкенмәде, чөнки аның кырында яшьләрнең яше, гүзәлләрнең гүзәле Германрих король кызы бар иде. Гәрчә ул аңа атасы фатихасыннан башка өйләнергә хакы булмаса да, кызыкайны үз кырыннан беркая да җибәрмәде. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. Тик менә аерылышулары гына әллә ничек сәеррәк килеп чыкты. Аерылышу турында алар гомумән сөйләшмәделәр, яуга киткәндә дә, Бәһрам бәк чираттагы юлына җыенгандай кыланды, әйтерсең лә бөтенләйгә аерылышмыйлар да иде.
Бәһрам бәк белми, аның бөтенләйгә, кайтмаска китүен сизгәнмедер, яубашы буларак аңлый иде – алар аерылышалар, озаккамы, ләкин аерылышулары хак, моны күңеле белән сизә иде Бәһрам бәк. Сафура бикә дә аңа бер кәлимә сүз дә катмады, барысын да гадәти хәл итеп кабул итте. Чөнки Бәһрам бәкнең беренче тапкыр гына ясак явына чыгып китүе түгел иде. Бу мәлдә алар ике арада туган бу халәттән тизрәк котылырга телиләр иде кебек, Бәһрам бәк үтә ачык күзаллый иде— Сафурасын ак төрекләр ханы Мәңгүк кулына калдыра. Ни белән бетәр бу калдыру – Бәһрам бәк белми иде. Һәлхәлдә, бу хәбәр аны чарасыз итмәде. Әмма соңгы мәлдә тойды, аркасы белән сизде, Сафура бикә аны ыстан читенә кадәр озата бармады, чатырыннан чыгуга, аягы җиргә ябышкандай туктап калды.
Бу хәлне күрмәс өчен, Бәһрам бәк тә артына әйләнеп карамады. Ә бит гадәт буенча, хатын-кыз ишләре булган сарматларны һәрчак кала читенә кадәр озата килерләр иде. Ул хәл бу юлы да кабатланды, бик күп хатын-кыз ир-канатларын озата килделәр, ә менә алар арасында сары чәчле Сармат хан кызы күренмәде. Ә бит икесе дә аңлыйлар, һәрхәлдә, беләләр иде – болай аерылышу ярый торган хәл түгел. Аларга әүвәл кануни төстә аерылышу кирәк иде. Бәлки, моны кылган да булырлар иде, көтмәгәндә Дәян атакай үлеп китте, аның урынына калган Көнбаш атакай исә, нигездә, «унукларга» йөз тота иде. Ни сәбәпледер Мәңгүк хан да Иделнең уң ягына чыгарга кыймый тора, дөресрәге, торды. Бәлки, ул Бәһрам бәкнең яуга чыгып китүен көткәндер. «Хак, яуга чыгып китүемне көткән», – дип уйлады Бәһрам бәк, илдән кузгалгач, авыр йөктән бушап калгандай.
Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы лабаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның углы Баламбирне чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошты пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә