Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте – ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз углын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: «Туйны сузмабыз», – дип, ханны тынычландырды.

      Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде.

      Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм, Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк, алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды.

      Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәккә ияреп килгән карчык углы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамга тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде.

      – Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр, ди, баланы.

      Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне, үзе дә аңламыйча,