Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә:

      – Анакай, тыел! – диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: – Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! – дип боерды.

      Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды.

      – Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, – дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте.

      – Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласың, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай?!

      – Әйе, – диде, зәһәрләнә төшеп, карчык. – Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырыңда үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?..

      – Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, – диде Сафура бикә, тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп.

      – Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне түш-итәге тузган бикә дигәннәр… Шулай диде дә зәһәр карчык авыз эченнән сукрана-сукрана чыгып китте.

      Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды:

      – Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә-иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын.

      – Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә?

      – Кызларымны да алып килермен, Мәңгүк хан. Биләү углыңа дигән Сусылуымны да. Мин аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы.

      – Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез синең ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә!

      – Сакчым! – дип кул чапты Сафура бикә.

      Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде.

      – Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр.

      – Көнбаш атакай белән Биләү угланны дамы, бикә?

      – Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр.

      Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. «Кичер мине», – диде ул, пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак.