Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.

      – Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атаң белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.

      Шулай диде дә Сафура бикә чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде – алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә.

      Мәңгүк хан, кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйрән сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк – асылташлар җемелди.

      – Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? – диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. – Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, ил-туфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрәм сезгә ак төрекләр исеме, хәрәм! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрең белән киленнең күңелен аздырасың.

      – Анам! – диде аңа, үртәлеп, Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да карчыкка: – Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш углы Мәңгүкне, ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатын-кызларын югалтканнар…

      – Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң, йөз ертып, сармат кадәр