Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
ялап алды, моны күреп, сылу бикә, артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә, уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр.

      Мәңгүк хан бер уртлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына, Мәңгүк хан бераз кыюлана төште.

      – Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, – диде һәм, үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. – Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле…

      Сафура бикә, бер сүз әйтми, үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан, коры далада йөреп сусаган кеше сыман, касәне янә күтәреп эчеп җибәрде.

      – Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар.

      – Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй угланнарымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатын-кызларга мохтаҗ бүген.

      – Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды.

      Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.

      – Сылу бикәм, – дип, аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.

      – Бәһрам сөйләгән иде аны, аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар, дип, димәк, хак бу хәл.

      – Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң кабул ит, кабул итмәсәң куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та…

      – Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.

      – Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, синнән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.

      – Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.

      – Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да, апам Айгөлне күрәсем килә, дип, шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй, кызлар эзли хәзер унуклар.

      – Уң кулыңда кем утыра?

      – Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.

      Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән