Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! – диде.

      – Мин аны туктатырмын, – диде сакчы һәм атына сикереп менде.

      – Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер.

      – Ә сез, атакай, кайда булырсыз?

      – Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар, юлыңда бул.

      Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылынган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте.

* * *

      Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар, әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды.

3

      Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ углы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк, ичмасам, бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк тә даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафатыннан соң, алар икесе, ике атка атланып, далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына «эз» салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап йөрүен Сафура бикә, белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе, тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки бала шулхәтле үз тоелды ки, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында