Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар.

      – Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, – диде Сакмар меңбаш.

      – Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш?

      – Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да.

      – Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, – дип сүзгә кушылды Рухил углан.

      – Миңа да, – диде абасы артыннан Биләү углан.

      Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә, табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике углы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде… Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай, Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк, диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң, Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да, күңел дигәнең хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте аңа. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: «Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?» – дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич… Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк.

      – Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз! – диде Мәңгүк хан, башын чөя төшеп. – Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын.