Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ландыш Абударова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03693-1
Скачать книгу
Мин шунда «Вау!» дип куям. Ул бу аваз ияртеменең аның сүзләренә каратамы, кофегамы икәнен аңламыйча бер-ике мизгелгә аптырап кала, әмма дәвам итә:

      – Анда хәзер яңартканнар, бу атнада үзем дә яңа чаңгыларымны алып барган идем. Тәэссоратлар – супер! Син күз алдына да китерә алмыйсың! Адреналин – море! It is wonderfull! – Эдуардның янып торган күзләренә карап, ике тонга югарырак тавышын тыңлап, озакламый бу буын авызын хисләр белдерергә генә ача башлаячак дигән фикергә киләм.

      – Чынлапмы? – дигән булам.

      Эдуард горур рәвештә җавап бирми, канәгатьлек белән капуччиносының күбегенә өрә.

      Безне Ленусик чакырып ала. Биш минуттан оперативка башланачак икән. Дүшәмбе болай да авыр көн, ә монда оперативка, диләр.

      Оперативкага соңга калган кешенең «сөякләрен юып алу», – гадәттә, киеренкелекне йомшартып җибәрә торган бер чара. Шуңа да кем дә булса соңга кала икән, моны яхшыга юрарга кирәк. Җыелыш вакытында да уклар күбрәк аңа юнәлгән була. Шуны без интуиция, хәтта ки инстинкт дәрәҗәсендә тоеп, «оперативка» диюгә ашыга-кабалана башлыйбыз. Соңга калсаң, гадәттә, алдагы ярты сәгатьтә мондыйрак сценарий буенча яшәп аласың: коллегаларың, икейөзле адәм актыклары, амёбалар, соңга калуыңнан файдаланып, әле генә атна буена җыелган ачуын алыр өчен, синең турыда үзләренең бөтен булган примитив фантазияләрен эшкә җигеп, төртмә сүз кыстырып калырга тырышып утырды. Син соңга калып, шефның мәгънәле карашын каһәрле тәнеңә сеңдереп, үзеңнең урыныңа кереп постың. Шуннан инде син шеф сөйләгәннәрне тыңларга кирәклеген дә онытып, каршыда, уңда, сулда утырган теге амёбаларның канәгать чырайларыннан телепатия ярдәмендә нидер укырга тырышасың. Ә алар әйтерсең лә Иисусның ике ягына тезелешеп утырган апостоллары, бөтен ауралары белән синең өчен ябылганнар. «Тайные вечерия» диярсең, пычагым кергере. Әйтерсең лә син Иуда. Дүшәмбе оперативкасы дигән бу ритуалда катнашырга, сүз әйтергә, фикер белдерергә, Алла сакласын, каршы әйтергә бүген синең хакың юк. Атна буена тырышып эшләгән эшләрең – ноль. Син шушы минутларда коллегаларыңның баш мие буразналарын актарырга хыялланып утырган арада, шеф соңгы җөмләсен кабатлап, карашын туп-туры сиңа төби дә тамагын кырып куя һәм исемең белән нәкъ сиңа дәшә. Аның тавышы тыныч, сабыр, ләкин бу ясалма сабырлык. Әмма ул бүген мәрхәмәтле, кәефе шәп, шуңа да синнән бернәрсә дә сорап тормый, сүзен дәвам иттерә. О, шеф, яшәсен мәрхәмәтле шеф! Әйе, ул безнең барыбызны да тигез күреп ярата, мондый җитәкче хыялда гына була ала дип, эчтән генә рәхмәт укый-укый, дикъкать белән аны тыңлый башлыйсың. Атна саен кабатланган сүзләрне тыңлап ялыккач, игътибар янә коллегаларга күчә: бу юлы алардан кимчелек эзли башлыйсың. Күңелдән генә аларның һәркайсының портретын төшерәсең. Шаржлар килеп чыга. Мәсәлән, дизайнер Ренат оперативкаларга бер дә соңга калмый, аның каравы гел йоклый. Ул инде бу компаниядә эшләү вакытында күзләрен ачып йоклый алу сәләтен талант дәрәҗәсенә кадәр үстерде. Бухгалтер Оксана исә, киресенчә, беркайчан да йокламый торган кешене хәтерләтә. Аның очлы карашы бөтен нәрсәне күрә,