Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ландыш Абударова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03693-1
Скачать книгу
мин синең позицияне.

      – Сезнең нечкә милли күңелегез күтәрерлек түгел, дисең инде.

      – Менә-менә, башларга гына торасың син. Зинһар өчен…

      – Миңа соңрак килерсез кунакка, «Лидо» дан соң.

      – Алай да була, ләкин син барыбер кил әле, яме.

      – Ярар соң инде…

      – Сөйләштек, алай булгач, пока.

      – Хуш.

      …Эш сәгате бетәргә унбиш минут кала мин компьютерны сүндерәм дә киенә башлыйм. Бүген фитнесс-клубка бара торган көнем дә бит әле. Еллык абонемент әрәм булып калмасын.

      «Планета фитнес» та кеше күп түгел. Мин бер сәгатьләп вакытны анда үткәрәм. Инструктор белән бер-ике кәлимә сүз әйтешүдән кала берәү белән дә сөйләшмим. Бөтен күнегүләрне җиңел, һичбер авырлыксыз үтәвемнән канәгать калып душка кереп китәм.

      Иркенләп, тәмен белеп юынам. Сөртенгәндә, көзгедән озаклап сул иңемә төшерелгән татуировкамны карап торам. Анда гарәп хәрефләре белән матур итеп Тукай сүзләрен яздырган идем: «Гөл яшәрмәс…» Узган җәйдә Казанда «Шагыйрь мәхәббәте» операсын тыңлап рухлангач төшерткән идем.

      «Лидо на Пушкина» га соңга калып, шулай да ашыгып килеп кергәндә, Кәрим һәм аның милли лидерлары җыелган иде инде. Түрдәге чаршаулар белән әйләндереп алынган аулаграк урынны сайлаганнар. Заказлары килгән, ләкин ашый башламаганнар әле. Сөйләшәләр. Канәгать чырайларына караганда, бу әңгәмә аларга ошый. Галәмәт тә ошый булса кирәк. Бу аларның һәркайсының утырып торышларына ук язып куелган. Әгәр дә берәр милли матбугатның фотохәбәрчесен чакырып төшерттереп калсаң, киләчәк буыннар кулдан-кулга йөртеп караячак, һәр тарихи датага багышлап чыгарылган китапта урын алачак сурәт буласы. Үзенә бер «Кәрим и Ко».

      Кәрим мине күрү белән торып басты. Каршы алды, кулдан үбеп күреште. Тунымны салдырып, элгечкә элеп куйды. Җиде буын бабасы аристократ булган диярсең, аның бу хәрәкәтләрендә ник бер ясалмалылык сизелсен! Мин аның, бу кадәр итагатьле кылануына аптырап, күзләренә карыйм. Кәрим кыюланган, карашында үз-үзенә ышанганлык билгеләре хәтта тантана итә. Кыскасы, ул үзенең стихиясендә, икенче төрле әйткәндә, үз тәлинкәсендә. Кәрим миңа урынны Айдар белән икесе арасына калдырган. Утырышуга, ул таныштырып чыкты: «Ильмир, аның иптәш кызы Лилия, Айгөл, Денис, Илшат», – диде ул, сәгать теле уңаена санап. Лилия исемлесе – яулыклы кыз. Калганнарының исемнәре минем хәтердә калмады да диярлек. Үз чиратымда этикет кушканча елмаеп, «Зөлфия» дип баш кактым. Шушы урында Кәрим: «Менә шушы чибәр туташка милләт җене йоктыру эше белән ничә ел чиләнәм инде», – дип шаяртмакчы булды. «Бик шат, бик шат» диештеләр, әллә минем белән танышуларына, әллә Кәримнең тырышлыкларына. Айдар, минем колакка ук иелеп: «Туташ, чок гүзәлсез!» – диде нигәдер төрекчәләп. Оялган булып аска карыйм. Сагынганмын икән…

      Кәримнең «лидерлар» дигән яшьләре безнең өчебездән – миннән, Кәримнән һәм Айдардан – кечерәк яшьтә, хәтта студентлардыр да. Боларның күзләрендә үз хакыйкатенә нык ышанганлык ярылып ята. Яшьлекләре белән бу хакыйкатьне алар калган бөтен нәрсәне инкяр итү аша расларга тырыша