Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ландыш Абударова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03693-1
Скачать книгу
иям. Лифтта шефның кыйммәтле туфлиләре пәйда була. Тиз генә башны күтәреп исәнләшергә мәҗбүр булам. Ярый да ул җитәкче һәм чиновник булу жанры кануннары нигезендә берәр җирдә тоткарланган гына, ә мин соңга калдым. Лифтта гравитация көчен күралмыйча, алтынчы катка менеп барабыз. Ә ул әйтерсең лә юри мыштырдый. Тагын бер мизгел, һәм лифт идәне минем караштан икегә ярылачак. Ничек тә бу тынлыкны өзәргә кирәк, әмма башка бер генә юньле сүз дә килми. Шеф сүзне үзе башлый, өстенлек аңарда:

      – Как провели выходные? – Андрей Евдокимовичка шушы минутта минем ялларны ничек үткәрүем кызык, имеш. Дөресрәге, ул җаваптан бигрәк аналогик сорау өмет итә. Димәк, аның үзенең мактанасы килә. Тагын экстрим булгандыр инде, кыяфәтенә караганда бик канәгать, табигатькә чыкканнар, ахрысы. Андрей миннән ике яшькә кече. Хәзерге заманның «алтын яшьләре» сериясеннән. «Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел» дип яшәми инде ул. Ул атай тапканны күбәйтергә кирәклекне бик яхшы аңлап үскән. Шуңа да 25 яшенә менә дигән сноб булып өлгереп җиткән.

      Ә минем ялларның ничек үтүе турында дөресен әйтә алмыйм инде, гафу итегез, үземнең дә онытасым килә: Андрейга концертка охшаган бер тамашада булдым, аннан соң «культурно» гына виски эчеп исердем дә үземә гашыйк интеллигент кочагында төн үткәрдем дисәм, ул минем турыда нәрсә уйлар? Гәрчә ул үзе дә еш кына шулай өтелә: атна ахырында бик текә «вечеринка» көтә, «будут клёвые тёлки» дип шаулап йөри дә дүшәмбе көнне ул «вечеринка» ның гадәти эчү мәҗлесе, «тёлка» ларның күрше ишегалдындагы элекке танышлар булуы ачыклана.

      Гомумән алганда, ул хезмәткәрләренең шәхси тормышы белән артык кызыксынмый. Мәсәлән, аның өчен минем биография финанс институтын тәмамлаганнан соң гына башлана. Аның каравы эштә игътибарсыз калдырганы юк. Бу юлы да баштанаяк күздән кичереп чыкты да: «Отлично выглядите», – дигән булды. Андрей кебек эстетлардан мондый сүз ишетү – иң югары бәя, иң көтелгән комплимент инде ул!

      Дүшәмбе иртән, шеф белән бергә соңга калып килүебезне күргәч, ресепшнда утыра торган Ленусикның (ул үзен шулай мыскыллый) күзе маңгаена менде. Лена бик гадәти, үтә дә баналь секретарша: шундый ук надан һәм шундый ук акыллы курчак булып күренергә тырыша. Өстәвенә безгә эшкә алынуын белү белән иренен – кызылга, чәчен сарыга буяп йөри башлады. Гәрчә безнең компаниянең уставына секретарша сары чәчле булырга тиеш дип язылмаса да. Андый пункт, мөгаен, «секретарша кызлар ассоциациясе» нең уставына керәдер инде. Ул Андрей белән безнең икебезне бергә күргәч исәнләшергә дә онытты. Үтеп барышлый «Милочка, немного артистизма не хватает для идеального образа секретарши» дигәнрәк кинаяле елмаю ташлаган булам. Аның карашында «Стерва!» дигән ысылдау укып өлгерәм. Менә шуннан соң хатын-кызларны телепат түгел диген инде!

      Кабинетка керү белән компьютерны кабызам. Һәм иң беренче эш итеп электрон почтаны тикшереп чыгам. Ике көн эчендә кирәкмәгән месседжлар белән тулган. Күбесен укып та тормый бетерәм. Казаннан икетуган энем Марат туган көненә