Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ландыш Абударова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03693-1
Скачать книгу
магвей, без исә агава дип атаган лаләсыманнар семьялыгы чәчәгеннән ясалуын, исемен үзәк Мексика таулары арасына урнашкан Текила провинциясеннән алынуына кадәр белә. Ә инде текила эчүнең чын мәгънәсендә йоласы барлыгы турында әйтеп торасы да юк. (Болар турында бер очрашуда сөйләгәннәр иде.) Алар шул ук вакытта сәламәт яшәү рәвеше яклы, фитнес, бассейнга йөриләр, еш кына экстремаль спортка да бирелеп алалар, секска мөнәсәбәтләре консерватив, партнёрларны еш алыштыруны өнәмиләр. Кайсы ресторанга барып, анда нәрсә ашасалар, шул ризыкның кайсы милләттән керүе, ничек пешерелүе белән кызыксыналар, белмәгәннәрен кесә компьютеры аша тиз генә Интернетка кереп карап алалар.

      Алар шулай ук киемгә, тышкы кыяфәткә зур игътибар бирәләр, «стиль» сүзенә табыналар. Миңа еш кына алар белән кызык була, әмма аралашу күпкә китсә, аларны артык вакчыллыкта гаепли башлыйм. Бу аяклы, ялтыравык энциклопедияләрнең бөтен уйлаганы, сулаганы – яңалык артыннан куу. Болар – акча артыннан куарга кирәклекне белми торган, мохтаҗлык белән таныш булмаган яшьләр. Әйтерсең лә алар шундый программага көйләнеп куелган робот-курчаклар. Һәрдаим үз-үзләреннән канәгать карашларына рух кына җитми.

      Без Эдуард белән беренчеләрдән булып килеп утырабыз. Безгә официант шундук меню китапларын калдырып китә. Мин аңа берочтан өстәлне кабат сөртеп алырга кушам һәм боржоми сорыйм. «Клиент һәрвакыт хаклы» дигән кагыйдәне онытып, ул йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгара, ләкин дәшми. Ул яшен тизлегендә әйләнеп килеп өстәлне сөртеп ала. Эдуард заказ бирә. Мин дә бекон белән «Цезарь» салаты китерергә кушам.

      Ул арада безгә Юля белән Марат килеп кушыла. Юля килә-килешкә «Бонжур» дип французча сәлам бирә дә, «How are you, amigo?» дип, Эдуардны өч тапкыр үбеп ала. Шуннан инде бөтен кеше дә игътибар итәрлек итеп сумкасын өстәлгә куя. Димәк, яңа сумка. Мин аңа сораулы карашымны төбим. Ул «Domani» дан, распродажа, 7 мең сум» ди, тантаналы итеп. «Син күпмегә алдың?» ди Эдик, сумканы әйләндергәләп карап. «40 процент sale» икән. Сүз дә юк, шәп сумка, әмма мин андыйны алмас идем.

      Минем телефонда Мадонна җырлый башлый. Эдик, Марат, Юля беравыздан шушы темага күчәләр. Регина шалтырата: «Кара әле, ефәк күлмәк кияргә иртәме әле? Кичкә күңелле генә partyга барасы иде» дип сорый. «Иртә түгел, хәтта босоножкалар да кия аласың, кара аны, ефәк күлмәккә шпилька кирәк» дип киңәш итәм.

      Бераздан Эдик белән безнең заказларны китерәләр.

      Төшке аш вакыты ярыйсы гына күңелсез үтә. Эдуард иптәшләре белән геокешинг планын тикшерә, мин, ара-тирә аларның әңгәмәсенә сүзләр кыстыргалап, башка өстәлләр артындагы клиентларны күзәткәләп утырам.

      Айдар

      Как же странно иногда бывает в жизни. Ты живёшь, живёшь какой-то обычной жизнью, и вдруг в ней появляется человек. Мужчина. Точнее, сначала ты появилась в его жизни. И вот ты смотришь на этого мужчину, и думаешь – нет, это совсем не то, что тебе нужно. Но этот мужчина делает так много усилий, чтобы стать ближе к тебе, он так настойчиво пытается ворваться в твою жизнь, его становится так много. Он везде. Он встречает тебя после