Мандариннар / Мандарины. Ландыш Абударова. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ландыш Абударова
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2018
isbn: 978-5-298-03693-1
Скачать книгу
Филүс, өченчесе – Салават, дүртенчесе татар милләте өчен күтәрелә. Кем өчен генә эчмибез, әмма шушы кичкә көн буена тырышып әзерләнгән туташ, ягъни минем өчен бер күтәреп кую уе Кәримнең башына кереп тә чыкмый, ичмасам.

      Виски минем аңны томаларга өлгерә. Мин Кәримгә кофе тәкъдим итәм, ул миңа утырып кына торырга куша, үзем пешерәм, ди. Бераздан ул алдыма яңа пешкән хуш исле кофе белән чынаяк китереп куя. Кофе өстенә корица сипкән. Мин бер генә йотам да ваннага юынырга кереп китәм. Виски мәкерле уеннарын уйный башлый, ахрысы, мин биттән макияжны сөртеп алырга пенканы таба алмый гаҗиз булам. Югыйсә һәрнәрсә үз чираты белән үз урынында тора иде бит: башта пенка, аннан тоник-лосьон, төнге крем.

      Шулай да мин үземне кулга алып, юынып, өстемне алыштырып, йомшак халатымны киеп, янә кухняга кереп утырам. Кәрим берни булмагандай кофе эчә, әйтерсең лә бер шешә вискины мин берүзем эчеп бетергәнмен.

      – Син бизәнмәсәң дә бик чибәр, Зөлфия, – ди ул, озаклап мине күзәтә. Кәрим күптән инде миңа гашыйк. Әмма шул ук вакытта хисләрен белдерергә дә курка. Ул әкрен генә минем чәчләремнән сыйпый, бит очларына кагылып үтә. Мин күзләремне йомам. Тәнгә ниндидер бер рәхәтлек тарала. Кәрим кыюланып китеп, якын ук килеп утыра да кулларны үбә башлый, йөзен минем учларга терәп, битеннән сыйпата. Эчке бер тавыш миңа торып китәргә куша, әмма мин урынымнан кузгалырга иренеп Кәримнең ихтыярына буйсынам…

      Иртә белән янымда мыш-мыш килеп берәүнең йоклаган тавышына уянып китәм. Күзне ачканчы аның кем икәнен төшенергә тырышам. Алдагы көн искә төшә. Кәрим! Ачышыма инанырга теләп тизрәк күзләремне ачып карасам, янымда шәп-шәрә бер ир ята. Чыннан да Кәрим. Абау, мин дә шәрә. Кәрим дөньясын онытып җәйрәп төшеп йоклый. Мин аның кулы өстенә ятканмын. Башымны күтәреп, кулын читкәрәк алып куям. Минем төн төсле зәңгәр атлас тышлы мендәр өстендә аның ап-ак кулы мәрмәр кебек күренә. Бу тәннең җәй көне – пляж, кыш көне солярий кебек нәрсәләрне күргәне бар микән? Хәтта кан тамырлары да зәңгәр булып беленеп тора. Бу интеллигент кисәге мәгарәдә яшиме икән әллә? Мин Кәримнең тәнен өйрәнеп чыгам да тизрәк өстенә ябып куям. Ул әйләнеп ята. Яткан көе генә кичәгене искә төшерергә, һич булмаса, хәтердә торгызырга теләп, тирә-якны күзәтәм.

      Минем фатир сюрреалистик картинаны хәтерләтә. Сальвадор Дали картиналары бер читтә торсын. Ак халат идәндә ята, аның янына Кәримнең кара төстәге сыңар ноские сузылган. Икенчесе күренми. Фатирдагы бердәнбер картинага аның Вьетнам базарыннан йөз сумга алган галстугы эленеп калган. Картина – Уфада яшәүче рәссам Руслан Ахуновның абстракционизм рухындагы эше. «Сары дәрвиш» дип атала, күргәзмәсендә алган идем. Аның астындагы комодта Кәримнең чалбары ята, янәшәдәге урындыкта – пиджагы. Ул пөхтәләп төрелгән. Нишләп шуны гына төреп утырды икән ул?

      Бу манзарадан минем кәеф бөтенләй төшә. Мин укшый ук башлыйм. Тизрәк торып ваннага юнәләм. Баш авырта, минем үтереп әфлисун яки лимон ашыйсы килә. Әмма өйдә цитрус затыннан бернәрсә дә юк икәнен беләм. Битне салкын су белән юам да көзгедәге сурәтемә карап башка мәңге эчмәскә ант итәм һәм кухняга кереп