– Улым, ни булды, ник елыйсың? – дип гаҗәпләнде бабасы, аны кочаклап.
Ислам башта аңлата алмады, үксүен тыялмады. Аннары, бераз тынычлангач:
– Бабай, мин нишләп куян йөрәк икән? – диде.
Бабасы Исламны иңбашыннан сөйде:
– Син куян йөрәк түгел, балакаем, бик батыр егет, – диде ул, аны юатып.
– Юк, юк, бабай, мин куркак!
– Нәрсәдән куркасың?
– Караңгыдан куркам! – диде Ислам.
Ләкин бабасы аның ни әйткәнен аңлый алмады:
– Нинди караңгыдан?
Ислам барысын да сөйләп бирде. Менә хәзер зираттан коты алынып чабып кайтуын да сөйләде.
– Борчылма, улым, – диде бабасы. – Бәләкәй чакта без дә курка идек. Үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк. Мин сиңа бернәрсә өйрәтәм. Син бер мәче баласын күкрәгеңә кысып бар анда. Курыкмаячаксың. Зиратта мәетләр, аларның өрәкләре чыгып йөри дигән нәрсәләр – барысы да әкият. Куркакларны куркыту өчен шаян кешеләр уйлап чыгарган аларны. Син бит үзең дә бик шаян малай. Теләсәң, коточкыч нәрсәләр уйлап чыгара аласың. Зираттагы агачларда ябалаклар күп булучан. Алар төнлә бала елаган тавышка кадәр чыгаралар. Моны син күңелеңә беркетеп куй. Һәрбер кош, вак-төяк җәнлекләр тавышыннан куркырга кирәкми.
Икенче көнне Исламны бабасы үзе озатып калды. Кая барганын өйдәгеләргә әйтмәскә сөйләштеләр.
– Мин сине бакчадагы утыргычта көтеп торырмын, – диде бабасы.
Мәче баласы мыекларын, юеш борынын аның муенына терәде, төшәм дип тыпырчынмады, кайчакта гына ишетелер-ишетелмәс тавыш белән «мияу» дип куйды. Менә алар зиратка килеп җиттеләр. Исламның йөрәге кызу-кызу тибә башласа да, ул кире борылу уен читкә куды. Капкадан кергәндә, болыт астыннан ай килеп чыкты. Зираттагы агачларның, рәшәткә, чардуганнарның күләгәләре зәңгәрсу ай нурында шомлы төскә керделәр… «Уһу» дип ябалак кычкырды, аңа тагын ят кош тавышы кушылды. Бөтенесе гайре табигый, тавышларның каян килгәне күренмәгәч шикләндерә иде. Ниндидер олы кошның һавада канат җилпегәне ишетелде, ул, баш очыннан үтеп, әллә агачлар арасына кереп югалды, әллә каберләр өстендәге чардуганнар арасына төште. Исламга якын гына