Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-04138-6
Скачать книгу
һаман кереп китәсе килмәде. Ул ниндидер таныш булмаган рәхәтлек кичерә иде. Ислам шушы рәхәтлекнең гел бетмәвен теләде…

      Нишләп мин куян йөрәк?

      Көтүнең әле яңарак чыккан көннәре иде. Исламнарның сыеры кайтмый калды. Берәр җирдә яшь үлән утлап йөридер, кайтып керер, дип көтсәләр дә, сыер күренмәде. Ул көнне әтисе дә эшкә ерак урманга җибәрелгән иде. Кояш баеганда, әнисе – бер якка, Ислам икенче якка сыерны эзләргә чыгып йөгерделәр. Ислам велосипедта Бормалы буйларын, тау башларын, Сабантуй урыннарын әйләнеп кайтты. Сыерны таба алмадылар.

      – Галимҗан абыеңнан сораган идем, ферма көтүенә бер мал да кушылмаган. Әйләнмә күл артында сыерлар калучан икән, – диде әнисе. – Әллә, улым, әйләнеп кайтасыңмы?

      Ислам шундук болын ягына элдерде.

      Әйләнмә күлгә якынлашканда, өч сыер күренде. Исламның эченә җылы йөгерде: әһә, кайтып киләләр! Әмма ул сыерларның берсе дә аларныкы булып чыкмады. Әрәмә эчендә тагын булырга тиеш, дип уйлап, ул күлнең тар гына кипкән урыныннан әрәмә эченә кереп китте. Сукмаклар төрле якка аерылды, Ислам, әле уңга, әле сул якка китеп, сыерны кычкырып чакырды, ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Бервакыт ул үзенең кап-караңгы әрәмә эчендә торып калганын күрде. Күк йөзен калын болытлар каплаганга, күзгә төртсәң берни күренмәслек иде. Ислам кире борылды. Ләкин сукмак аны күл ярына алып килде. Болынга чыга торган урын бу яктарактыр, дип, Ислам тар сукмак буйлап уңга атлады. Ул инде, велосипедыннан төшеп, аны тотып бара иде. Ике яктан агачлар битләрен, беләкләрен сыдырып калалар. Ләкин бу юлы да ул күл ярына килеп терәлде. Шунда күңелен «Адаштым!» дигән шом телеп алды. Ислам адашканлыгын аңлады. Әйтерсең лә аны ниндидер күренмәс кармавычлары белән, шушы ботаклары белән бер явыз ерткыч китереп кысты. Ул кайсы яктан кергәнен бөтенләй чамалый алмас хәлгә килде. Еш-еш сулаудан авызы кипте, тәненә тир бәреп чыкты. Агачлар арасында нинди бушрак урын чамаласа, велосипеды белән ул шунда ташланды. Әмма кая гына атласа да, чыгу юлы юк, бары тик күл суына килеп төртелде. Бу Әйләнмә күл әрәмәсендә төнлә түгел, көндез дә кешеләрнең адашып йөргәнен, бердәнбер чыгу юлын таба алмыйча азапланганнарын аның ишеткәне бар иде. Хәзер үзе шул хәлгә төшкәч, ул нишләргә белмәде. Әллә ничә мәртәбә велосипеды белән бергә чәнечкеле гөлҗимеш, кара каен төпләренә абынып егылды. Тез башларын, терсәкләрен авырттырып бетерде. Исламның тамагына нәрсәдер тыгылды, күзеннән яшь акты, ә авызыннан нишләптер тавышы чыкмады. Инде атларлык хәле дә калмады. Ул ашыгудан туктады, кая барганын үзе дә белмәстән, чайкала-чайкала атлады да атлады. Курку аның зиһенен томалады, үзенең монда ни өчен килгәнен дә аңламый башлады. Әйтерсең лә ул әрәмәдә йөрми, коточкыч төш күреп бастырыла һәм бу куркынычтан берничек тә котыла алмый иде. Кайчакта аның зиһене беразга гына ачылгандай була. Андый вакытларда йөрәге, күкрәгеннән чыгардай булып, дөп-дөп тибә, күңелен ниндидер үкенүле шом били. Бәргәләнеп йөри торгач, ниһаять, ачыграк урынга килеп чыкты. Алдындагы күкләргә ашкан юан агачлар Исламга авылның кайсы якта икәнен чамаларга мөмкинлек бирделәр. Ул сул якка киткән сукмак буйлап чайкала-чайкала атлады, һәм сиземләве дөрес булып чыкты. Төн караңгы