Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-04138-6
Скачать книгу
төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:

      – Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!

      Ул күпме генә кычкырып йөгерсә дә, беркем дә күренмәде. Ләкин Ислам бу могҗизаны башкаларның күрә алмавын тоюдан өзгәләнде. Ул арлы-бирле йөгерде, шулчак чәчәкләр дә үзе артыннан ияргәнен күрде. Алар аны әйләндереп алдылар, аларның моңына кушылып, Ислам үзе дә көлеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Бераздан әлеге моң дәртле көйгә әверелде, Ислам чәчәкләр уртасында очына-очына биергә кереште. Чәчәк сабаклары арасына каяндыр канатлары җем-җем итеп торган, көмеш нурлар сипкән матур күбәләкләр килеп керде, аларга чут-чут сайраучы сандугачлар, тююрр, тююрр дип талпынучы тургайлар, дәртләнеп җырлаучы сыерчыклар кушылды. Кинәт Нух маңгае астындагы чишмә төнбоеклы, камышлы суга әверелде. Ислам билдән шул суда калды. Чәчәкләр дә, озын сабаклары белән бии-бии, суга керделәр, кошлар, күбәләкләр тагын да дәртләнебрәк аның тирәсендә очтылар. Зәп-зәңгәр күктә кинәт йолдызлар кабынды һәм алар, күзләрне чагылдырып, кояш тамчылары төсле су өстенә ява башладылар. Ислам чәчәкләрне, кошларны, күбәләкләрне, йолдызларны тотмакчы, бөтенесен кочып алмакчы була, әмма урыныннан кымшана алмый. Шулчак сары елан йөзеп килә, койрыгын Исламның уң кулына урый да аны җиңел генә судан алып китә. Ул артына борылып карый – бөтенесе бик еракта, еракта калган. Хәтта күренмиләр дә диярлек. Ислам, коты очып, елан уралган беләген югары күтәрә, ул койрыгын бушатып, шуып төшеп китә. Ислам йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә йокысыннан уяна…

      Ул шактый вакыт төшеннән айный алмый ятты. Күз алдында бөтенесе менә хәзер генә кебек хәрәкәтләнде. Теге моң туктаусыз колак төбендә яңгырады. Ул шул халәттә ишегалдына чыкты һәм туп-туры койма почмагында яткан ташка таба китте. Таш урынында иде. Аның өстеннән күтәрелгән чәчәкләрне күз алдына китерүгә, колагында тагын теге тылсымлы көй яңгырады. Аның янына Баһадир килеп басты. Ишегалдында тавыклар, бәбкәләрен ияртеп казлар йөри иде. Шулчак әтисе белән әнисе күренде.

      Әнисе көн саен аны эшкә озатып кала. Бу көннәрдә әтисе урманда агач кисәбез, ди. Исламның шулкадәр аның тракторына утырып барасы килә.

      – Әти, мине дә алып бар әле! – дип ялына-ялына аңа ияреп капкадан чыкты. Әтисе артына борылды да ялваргандай тавыш белән:

      – Зөһрә, бу әйберне алып кал, зинһар, – диде.

      Ә Ислам аның белән янәшә атлавын дәвам итте:

      – Әйбер түгел мин, синең Ислам исемле малаең! Минем синең белән эшлисем килә!

      Әтисе, туктап, аңа иелде, җитди итеп карап торды. Инде ачулана дигәндә, йөзе яктырып китте:

      – Соңрак, эш беткәндәрәк алып барырмын, улым, – диде йомшак кына. – Бик эшлисең килсә, әнә