Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-04138-6
Скачать книгу
түгел, мылтыкның шартлаганын да ишетергә теләми. Ул этләрне атучыларның җаннары юк микәнни? Ислам әтисенең андый эшкә бармаганын белә. Ә менә Әхтәм абый дәртләнеп йөри, диләр. Йоны әйбәт этләрнең, аткач, тиресен дә тунап ала, диләр. Кешеләр белән үзебезнең янәшәдәге җан ияләре арасында сугыш бара. Кешеләр аларны төрлечә кысрыклый, җәберли, ул җан ияләрен яклаучылар гына йә бик аз, йә бөтенләй дә юк. Урманнарны да рәхимсез кисәләр, яндыралар. Андагы бичара җәнлекләрне автоматлар, вертолётлар белән аулыйлар, диләр. Әйләнмә күлдән балыкны электр тогы җибәреп тотучыларны былтыр полиция эләктерде. Ул хакта бөтен авыл шаулады, район үзәгеннән килгән браконьерлар булган алар. Суга ток җибәргәч, анда балык түгел, бер генә тере җан иясе дә калмый, ди. Болар хакында әйләнә-тирәне саклау дәресләрендә дә даими сүз алып бара укучылар. Ләкин мәктәптә сөйләшү белән генә берни дә үзгәрми шул.

      …Мәче баласын мал өе почмагына күчерергә туры килде. Чөнки ял көне мунча ягачаклар. Әлегә беркем дә сизмәде сизүен. Ислам хәзер ферма, мастерской тирәләрен дәрестән соң кичкырынрак бер урап кайта торган булды. Шулай йөргәндә, тагын ике мәче алып кайтып мал өенә урнаштырды. Бер-берсенең хәлләрен аңлагангамы, әллә алар баштан ук таныш булганнармы, сугышып та карамадылар. Аңа ферма тирәсенә мәче баласы китереп ташлаучыларны да күрергә туры килде. Ерактан гына күзәтеп торды да, адаштыручыны танып калып, мәчесен кабат аның ихатасына илтеп атты. Әмма ул гына түгел, аның үзен дә күзәтүчеләр булган икән. Мәктәптән кайтканда, беркөн Энҗе:

      – Сине өеңә мәче баласы җыя икән, дип сөйлиләр, хакмы ул? – дип көлде.

      Аның бу сүзләреннән Исламның битләре ут булып яна башлады.

      – Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, – дип котылса да, бу инде җитди кисәтү иде.

      Андый сүзнең таралуына аның үзенә дә ышанырга туры килде. Беркөнне кич ишегалдында ябалак-ябалак кар яуганга хозурланып йөргәндә, агач бакчасына нидер ыргыткан тавыш ишетелде. Ислам ашыгып барып урам капкасын ачса, берәү йөгерә. Гәүдәсеннән шундук Зөлфәт икәнен танып, Ислам аның артыннан ташланды һәм куып тотты.

      – Син нәрсә ыргыттың безнең бакчага? – диде Ислам ачулы тавыш белән.

      – Ыргытмадым, – диде Зөлфәт, мыш-мыш килеп.

      – Ыргыттың бит, әйдәле!

      Ислам аны сөйрәп диярлек үзләре турына алып китте. Ишегалдына кереп, бакчага күз салгач, анда кычкыра-кычкыра кар ярып килүче мәче күренде.

      – Бу бит сезнең карт мәчегез, – диде Ислам.

      Зөлфәт дәшмәде.

      – Ник аны безнең бакчага аттың?

      – Абый адаштырырга кушты. Мин тыңламаган идем, яңагыма берне тондырды, – диде Зөлфәт елак тавыш белән. – Сезнең бакчага ташларга кушты, Тургай, кызганып, өенә алып керә аны, диде.

      Ислам аның борын төбендә йодрыгын селкеде:

      – Алып керермен мин сиңа! Әллә бездә песи приютымы? Хәзер үк өеңә алып кайтып кит!

      – Алмыйм, абый үтерә мине…

      Зөлфәт мәчегә якын