Закир бозауны капшаштырып, сыпыргалап караштырган арада, Әхияр бер ярты аракы, калай кружка тотып килеп чыкты. Әхияр аракыны Закирга биреп, озын куллары белән бозауны алгы аяклары ягыннан кочаклап алды, тегесе кружкага шешәдән аракы агызды да уң кулының баш һәм имән бармагы белән бозауның борын тишегеннән эләктереп, авызын югары күтәрде һәм кружкадагы аракыны аз-азлап кына аның авызына салды. Бозау пошкырмады, салган берен йотып барды. Шуннан соң Закир белән Әхияр тып-тын гына мунчага таба киттеләр. Алар күздән югалгач, Ислам әллә ничекләр итеп кычкырып карады, әмма ник икесенең берсе күренсен. Ул инде кычкырып арыды һәм ял итәргә туктады. Берзаман бурлаттай кызарышкан Закир белән Әхияр абыйлары бозау янына килеп керделәр.
– Синең бу бозавың дуракланган, – диде Закир, имән бармагы белән бозауның маңгаена төрткәләп.
– Бозау дураклана димени?
– Дураклана, котыра, – диде Закир. – Шизофрения. Күрәсеңме син аның ничек карап торуын?
Бу вакытта бозау, чыннан да, болар мине тагын интектерергә килмиләр микән, дип, башын өскә күтәреп, акаеп карап тора иде.
– Бәй, нишләтәбез соң инде аны? – дип сорады Әхияр, аптырап.
– Бозаулар өчен юләрләр йорты юк, – диде Закир бик белдекле тавыш белән. – Казанга гына илтеп кайтыр идең дә. Син ни, булмаса, бер яртыңны әзер тот әле. Кичкә күз күрер.
Шулай дип Закир бозауның эченә баскалый башлауга, ул мәхлукның, ахрысы, кытыгы да килде, шаярасы килеп китте бугай. Шулай булмый җае да юк. Күктән апрель кояшы бөтен җирне иркәли, алдында печән дисәң – яшел печән тора, яларга дисәң – сибелгән он тора, бәрәңге дисәң – туралган бәрәңге дә нәкъ тиешле урынына кереп утырды. Әле генә эчерелгән шайтан суы, ашказанындагы бәрәңге, печән, оннар белән кушылып, чуар бозауның чуар күңеленә, күрәсең, шагыйранә илһам иңдергән иде. Ул илһам тиз арада зур теләккә әверелде. Бозау шайтан суының шешәдә калган өлеше хуҗаның кулында икәнен хәтерли иде, әлбәттә. Шуны сорап, ул борынын сузган хәлдә хуҗасына якынлаша башлады. Әхияр аңа таба чүгәләбрәк иелгән, ә аның иңбашы аша Закир карап тора, өйдән бер кисәк ипи тотып чыккан Маһинур Закир артына килеп басып маташа иде. Бозау, онлы авызыннан телен сузып, тагын бер атлауга хуҗасының теге авырткан аягына китереп басты. Әхияр шундый әшәке итеп кычкырып җибәрде, ишегалдындагы каз-үрдәкләр, тавыклар куркуларыннан бөтенесе берьюлы какылдап, бакылдап, кыткылдап дәһшәтле тавыш чыгардылар. Әхияр, ыңгыраша-ыңгыраша, озын кулын селтәп, мескен бозауның яңагына чабып җибәрде. Бозау, шуны гына көткәндәй, читкә сикерде һәм, койрыгын тырпайтып, арт санын үрле-кырлы сикертә-сикертә, абзар буйлап чабарга тотынды. Бозау, «А-а-ак!
А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, аларның каршына ук килде дә, ал аякларын җиргә терәп, кинәт туктап калды. Бу аның теге шайтан суын бирүләрен көтүе идеме, әллә башка сәбәптәнме – белмәссең – әмма ике күзе ике тавык йомыркасы кадәр булып акайган иде. Аннары бозау кинәт ыргылды да каты