Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-04138-6
Скачать книгу
аны кочаклап алды.

      – Үсәсең бит, улым, – диде ул горур тавыш белән. – Безнең ярдәмчебезгә әйләнеп барасың.

      Исламга бу сүзләрне ишетү шулкадәр рәхәт иде.

      – Ишегалдын көрәп бетерә язгансың бит, – диде әнисе, аның аркасыннан сөеп.

      Ислам, урам яклап капка турын да көрәгәч, әбисе-бабасы белән тәмләп ашады да үзенең кечкенә өстәленә рәсем ясарга утырды. Аны бүген ниндидер тыелгысыз көч дәртләндереп торды. Ислам, баш күтәрмичә, бер-бер артлы карикатуралар ясады. Башында әллә нинди кызыклы сюжетлар туып кына торды. Төшке ашны ашаганнан соң, ул, альбомын тутырганчы, сыйныфташларына, авылдашларына шаржлар, карикатуралар ясады. Арып туктагач, альбомын беренче битеннән соңгы битенә кадәр елмаеп карап чыкты. Сәнгать мәктәбендәге укытучысы Бәйрәмовның хаклы икәнлегенә Ислам бүген тагын бер мәртәбә ышанды. Ул аңа өч дәрестән соң ук: «Синең талантың юмор-сатира өлкәсендә, – диде. – Хәтта ясаган җәнлекләреңдә дә юмор элементлары сизелә». Ислам бүгенге альбомы белән аның сүзләренең хаклыгын, һичшиксез, раслаячагына инанды…

      Мәчеләргә урын даулау

      Нинди матур, нинди кызык җан ияләре бу мәчеләр! Шаярудан башка бернине дә белмиләр. Өйдәгеләре инде Исламның өстеннән төшми дисәң дә була. Алар аның мәктәптән кайтканын көтеп кенә торалар. Уратып алалар да кайсы тырнаган, кайсы тешләгән булып шаярырга тотыналар. Йокларга яткач, өстенә дә килеп менәләр, одеял астыннан да кереп кытыклыйлар. Күзгә алар туп-туры караганда, шаянлык-шуклыклары, ялганлаулары, шик-шөбһәләре – барысы да ачык күренә. Их, нигә алар безнең кебек сөйләшә белмиләр икән, дип уйлый Ислам. Әгәр сөйләшсәләр, ничек кызык булыр иде. Алар, һичшиксез, татарча сөйләшер иде. Сөйләшкәч, билгеле инде, үзләренең мәктәпләре дә булыр иде. Ислам аларның бәләкәй парталарда үзләре кебек сөйләшеп, дәрес тыңлап утырганнарын күз алдына китерә. Бәлки, аларга мәктәптә үзләренә аерым бүлмә ясарлар иде. Шунысы кызык, кем укытыр иде икән аларны? Исламнарның укытучыларымы, әллә үзләренең мәче-укытучылары булыр идеме икән? Шигырь ятлап, җырлап, биеп тә йөри торган булсалар, мәктәптә ничек күңелле булыр иде. Ул үзенең бу уйларыннан эчтән генә көлеп куя. Мал өендәге мәчеләрне әнисе шул көнне үк күреп алды. Ул Исламны ачуланмады, тик колагына «Берүк, әтиең күрә күрмәсен» дип пышылдады. Ислам үзе дә шуннан куркып йөри иде. Үткән ялда әтисе, төш турында ашарга кайткач, өйгә керү белән Исламга:

      – Син мал өе почмагында нәрсә ясадың, малай? – диде.

      Ислам барысын да аңлады, башын иеп:

      – Мәчеләргә урын ясаган идем, – диде.

      Әтисе кырыс тавыш белән әйтеп куйды:

      – Өйдәге мәчеләр генә җитмимени?

      Ислам аңа каршы бер сүз дә дәшмәде.

      – Иртәгә үк күземә күрсәтмә, аңладыңмы?

      – Аңладым, – дип пышылдады Ислам.

      Ул, мәчеләрне нишләтергә икәнен уйлап, бик озак баш ватты. Алар шулкадәр ияләнеп беткәннәр иде бит. Хәтта сарыкларның өсләренә дә менеп яталар иде. Тегеләре дә торып та китми, мәчеләргә борылып карап кына алалар да күшәп ятуларын беләләр. Ислам