Һаҗәр ишегалдында зур улакта башак болгатып маташа иде. Ул гәүдәсен турайтты, маңгаена төшкән чәчләрен кул сырты белән сыпыргач елмаеп:
– Кайттыңмыни, югалган кеше? – диде.
– Кайттым әле, – диде Газизҗан.
Ул кырык яшенә Газизҗан бүләк иткән алсу кофтасы белән тәненә сыланып биленең сыгылмалылыгын күрсәтеп торучы зәңгәр трико кигән иде. Башакка салган кайнар суның парыннан хатынының йөзе елтырап тора, чиядәй иреннәреннән, очкынланып янучы күзләреннән дәрт ташый.
– Чәчемне рәтләп кенә куй әле, – диде ул, аңа терәлердәй якын килеп.
Газизҗан аның тәненең кайнарлыгын тойды, тирләгән маңгаена ябышкан чәчләрен яулык астына керткәндә, хатынын умырып кочаклыйсы, үбәсе килде, әмма бу түгәрәк битләрне, бу елмаючы иреннәрне тагын башка берәүнең үбүе, бу нәфис гәүдәдәге ташып торган кайнар дәртнең тагын башка берәүгә бирелүе күз алдына килде, һәм соңгы вакытларда әле бер мәртәбә дә сиздермәгән эче чәнчешеп куйды, әле бая гына туган нигезенә якынайган саен күңелендә арта барган җылылык юып алгандай юкка чыкты.
– Дәваланып беттеңме инде? – Һаҗәр күз карашы белән аны баштанаяк капшады.
– Беттем, – диде Газизҗан теләр-теләмәс кенә.
Иркә, һаман тынычлана алмыйча, аларның әле берсенә, әле икенчесенә атылды, Газизҗанның өстенә үк сикерсә дә, Һаҗәрнең аякларына сырпаланудан узмады.
– Кит әле, ялагай, өсне пычратасың!
Һаҗәр ачуланып эндәшкәч, Иркә корсагы белән җиргә тия язып чүкте дә, «берүк, сукма» дигәндәй, артына борылып күзен кыса-кыса читкәрәк китте һәм, башын кыегайтып, аларның сүзен аңлагандай, әле берсенә, әле икенчесенә карады.
– Син киткәннән бирле сабыры бетте, – диде Һаҗәр, аңа ымлап. – Әле капка төбенә, әле авыл башына чыгып утыра, гел урын таба алмый. – Ул бераз гына тын торды. Күрәсең, Газизҗанның нидер әйтүен көтте. Ул дәшмәгәч сорап куйды: – Хәзер авыртмыймы инде?
– Әлегә авыртмый…
– Ни диделәр соң?
– Ни дисеннәр…
– Нәрсә булган соң?
– Ашказаны асты бизе шешкән…
Аларның сөйләшүе укытучы кара тактага акбур белән язып куйган сүзләр шикелле җансыз, салкын иде.
– Өйгә кер инде, ачыккансыңдыр.