Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
йөзе яктырып китте. – Син больничныйда түгелмени?

      – Яптырам.

      – Ябарлармы соң?

      – Япмасалар да чыгам. Шушындый чакта өйдә утырсаң, гарьлегеңнән корып кибәрсең…

      – Шәп тә кеше син, Газизҗан абый!..

      Председатель аңа яратып карап торды да китеп барды. Идарә каршында Газизҗан Ильяс белән очрашты.

      – Симереп, агарып беткәнсең син, – диде Ильяс, көлеп.

      – Кулга мамыктан башка әйбер тоткан юк бит.

      – Сәламәтлек ничек соң?

      – Әйбәт кебек ул. Иртәгә эшкә чыгам.

      – Ашыкмыйсыңмы икән?

      Газизҗан, аның бу соравын игътибарсыз калдырып:

      – Ә мин сиңа сәлам алып кайттым, – диде.

      – Кемнән? – Ильяс шактый вакыт уйланып торды. – Андый кешем юк Казанда.

      – Ә Фирдәүсә?

      – Каян күрдең аны?!

      – Күрдем инде…

      – Астыртын икәнсең. Адресын минем хатыннан алгансыңдыр әле.

      – Урамда очрады.

      – Ничек соң аның хәлләре?

      – Сөйләрмен әле, – диде Газизҗан, аның күңеленә кымырҗыткыч оеткы салып. – Минем трактор ничек?

      – Исән-сау болай. Кабинасының йозагын гына каерып, ачкычларыңны алганнар. Ике йозак алыштырдым инде. – Ильяс аңа ачкыч бирде.

      Газизҗан ярты көн чамасы больницада йөрде. Күпме генә үтенсә дә, врачлар больничныен япмады. Төштән соң ул мастерскойга кагылды. Кояш җәй уртасындагыдай кыздыра, чишмә буендагы чәчкә аткан таллык бал кортларының безелдәвеннән гөжләп тора иде. Механизаторлар белән күрешеп, сөйләшеп алганнан соң, Газизҗан тракторы янына барды. Аның кабинасын ачуга, Иркә сикереп менеп утырды, куанычыннан шыңшый-шыңшый, туктаусыз боргаланды, сикереп төшеп, аягына уралды. Тракторның свечалары алынган, ягулыгы да бак төбендә генә калган иде. Газизҗанның, аны бүген кабызып карап, эшләрлекме-түгелме икәнен беләсе килде. Ул, өенә кайтып, сарайда актарына торгач, свечалар тапты, кабызу аппаратына салу өчен, бер шешә бензин алды. Күп мәшәләнә торгач, трактор кабынды. Ул аны ике-өч кенә метр тарттырып карады да кабат урынына чигендереп сүндерде. Тракторның кабинасын бикләп маташканда, кызыл «Жигули»е белән Ильяс килеп туктады.

      – Эшлиме?

      – Эшли.

      – Өеңә кагылган идем дә… Боз китеп ята анда. Әйдә, карап кайтабыз.

      Алар авылны үттеләр дә Ыкның тау итәгенә терәлеп борылма ясый торган иң биек урынына килеп туктадылар. Иркә дә тынсыз кала язып машинаны куып җитте. Биредә бозлар туп-туры аларга таба агалар, асты ашалып беткән текә кызыл ярга килеп төртеләләр, бер-берсенә шартлап бәреләләр, ярылалар, челтәрләнгәннәре тәрәзә пыяласы кебек челтерәп ватылалар. Әнә өй урыны кадәр ап-ак боз, арттан китереп бәрүгә түзә алмыйча, урталай сынды, ярык турыннан кайнап болганчык су бәреп чыгуга, ул тагын берничә урыннан шатыр-шотыр ярылды, ташкынның куәтенә чыдый алмыйча, актарыла-актарыла алга кузгалды. Ачуташ төсле яшькелт боз бик кызу килеп китереп оруга, аның зур бер кисәге су өстеннән чыгып яртылаш басты һәм яшькелт боз өстенә авып ватылды, ул да булмады, камышлары тырпаеп утыручы калын күл бозы уртадан сындырып, җимереп кереп, бөтенесен аска батырды… Кайчакта