– Рәхмәт, мин кузгалдым гына.
Фирдәүсә китап киштәләре уртасында шакмаклап калдырылган урындагы калын-калын папкаларга, кечкенә язу машинкасына бармаклары белән кагылып-кагылып алды.
– Биредә докторлык диссертациясе материаллары. Быел ял алгач эшләп бетерәм, дигән иде. Язмыш ялның мәңгелеген әзерләгән икән…
– Аның миңа «авырыйм» дигәне булмады. Бер мәртәбә дә…
– Сезне борчыйсы килмәгәндер. – Әмирҗан, авыр сулап сулыш алгач, бераз тын торды. – Өченче ел беренче инфаркт аударган иде аны. Бик тиз аякка басты, хәлен әйбәт, диделәр. Без дә үткәндер дип йөрдек, артык борчылмадык. Эчми, тартмый, тәртипле яши, кабатланмас, дип уйладык. Инфаркт – мәкерле авыру бит ул. Берни сиздермичә көтеп торып, китереп суга. Эштән кайтканда урамда егылган. Тәүлек ярым дигәндә аңына килә алмыйча үлде. – Әмирҗан теләр-теләмәс кенә сөйләде, Фирдәүсә аның сүзләрен йотып барды, үзе акрын гына бүлмә буйлап атлады, һәр әйберне күзеннән үткәрде, кайберләрен сыйпап-сыйпап узды. – Ичмасам баласы калмады… Аңа охшатып карарга… Бик ярата идек без аны. Биш бала тәрбияләп үстердек. Арада иң игелеклесе, тырышы, басынкысы Зәбир булды. Без икебез дә – укытучылар, барысына да нәкъ педагогика фәне кушканча тәрбия бирдек, ә бишесе биш төрле. Без аңлап бетермәгән нәрсәләр бик күп әле адәм баласында… – Әмирҗан тынып калды.
– Кайда җирләдегез соң? – дип сорады Фирдәүсә.
– Үзебезгә алып кайттык. Яшел Үзәнгә…
– Белмәдем, барган булыр идем…
– Сезне ничә еллар теленнән төшермәде ул. Алып кайтып күрсәт әле, дигәч, без дуслар гына, алай ук якын мөнәсәбәттә түгел, дия иде. Шулай булгач, сезне борчырга кыенсындык. Бик тә күрәсебез килә иде үзегезне…
– Аның бит фәндә билгеле урыны, исеме бар. Зуррак фатир бирмәгәннәр…
– Йөрмәде, эштән бүтәнне белмәде. Мин әйткәч, гариза бирдем, дигән иде. Ун ел чамасы бугай инде аңа. Белмим, бирүе хактырмы. Әнә ике костюм-чалбары, ике пальто, бер курткасы, өч күлмәге бар. Ә үзе беркайчан да җыерылган, тапланган кием кимәде. Ерып йөргесез пычрактан кайтып керер, аяк киеме, чалбарлары чип-чиста булыр иде. Гомере буе кешеләргә кыенлык китерүдән курыкты…
Фирдәүсә сумкасыннан тартмалы конфет алып Әмирҗанга бирде.
– Кайткач, апа белән бергәләп чәй эчәрсез.
– Рәхмәт инде, мәшәкатьләнмәскә идегез…
Әмирҗан, бер-берсенә куелган папкаларның иң өстәгесен алып, бавын чиште, зур гына зәңгәр конвертны Фирдәүсәгә сузды. Ул ачык, эче кәгазьләр белән тутырылган, ә тышына түбәндәге сүзләр язылган иде: «Кем кулына эләксә дә, бу конверттагы хатларны, зинһар өчен, Фирдәүсәгә тапшыра күрегез. Зәбир». Әлеге сүзләр шактый төссезләнгән, димәк, ул күптән язылган булырга тиеш. Конвертны сумкасына салгач, Фирдәүсә китәргә әзерләнде.
– Мин машина белән. Бәлкем, сезне илтеп куяргадыр?
– Рәхмәт, хушыгыз.
Урамга чыккач, Фирдәүсә җан-фәрман өенә ашыкты, сумкадагы конверттан бөркелгән кайнарлык аның бәгырен көйдерде. Зәбирне һичкайчан бернигә өметләндермәсә дә, биш ел буе аңа исәп тотып яшәвен