Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
бит хәзер коммерсант кына түгел, Гарифның ике малае белән бергә колхоздан йөз илле гектар җир сатып алды.

      Газизҗан сызгырып куйды.

      – Әтиләребез рәнҗемәсме икән? – диде ул, Фәритнең күзләренә туп-туры карап. – Икебезнеке дә нимескә җирне бирмәс өчен баш салган бит.

      – Аңламассың инде хәзерге дөньяны. – Фәрит гадәттәгечә кызгандыргыч, мескен итеп елмайды. – Колхозны таратмыйбыз дип син дә тиреңнән чыга язган идең дә…

      Быел гыйнвар аенда үткән ул җыелыш бүгенгедәй хәтердә әле. Район үзәгеннән ясканып килгән ике түрә, колхозны тараткач, аяктагы тышаулар чишелеп китеп, авылның үргә сикерәчәгенә бик нык ышандырырга тырышты. Әле берсе, әле икенчесе трибунага чыгып баса да: «Җиргә хуҗа кирәк!» – дип сөрән сала. Имеш тә кешеләр җирне бүлеп алсалар, игеннәр каерылып уңачак, шул хуҗа дигән затның булмавы аркасында гына җир дигәнең киреләнеп, уңышны бирми тора икән. Газизҗан, трибунага менмәсә дә, аларның сүзен юкка чыгарып, бик озак сөйләде, ахырын болай дип бетерде:

      – Җирнең хуҗасы була алмый. Ник дисәң, безнең барыбызга да ул үзе хуҗа. Алла кебек. Ә Алланы бүлгәләмиләр. Җир бүлүне уйлап чыгаручыларга бушлай килгән завод, комбинат ише нәрсәләр, тау-тау байлыклар гына җитми башлады хәзер. Алар, дөньядагы барлык алтын-көмешләрне җыйнап өйсәң дә, бер гектар җиргә тормаганын беләләр. Ә без аны бирмибез! Табан терәп кайда басып торыйк ди без ул чакта? Йөрәкне бирәм – мәгез, алыгыз! Ә җирне сорамагыз!

      Кем белә, алай ук әйтергә кирәк тә булмагандыр да. Шуның өчен аны «без күмәк хуҗалык итүне бетерү түгел, аны яңарту турында сүз алып барабыз» дип, туйганчы тунадылар. Газизҗанны яклаучылар да булды булуын. Соңга таба халык тегеләр ягына авыша башлагач, үз сүзен яклый-яклый арган Газизҗан: «Чукынышып бетегез сана!» – дип, җыелыштан чыгып ук китте… Ул больницада чакта яңадан җыелыш җыеп, колхоз урынына нәрсәдер оештырганнар. Фәрит аның ни икәнен аңлатып бирә алмады…

      Аны зәп тырмаларга җибәрделәр. Иркә алдан ук кабинага менеп утырды. Тракторын кабызып, басу юлына чыгуга, Газизҗан йотлыгып ямь-яшел уҗымнарга, якында каралып, еракта шәмәхәләнеп торучы кырларга төбәлде. Үзе тырмалыйсы басу читенә килеп җиткәч, тракторын сүндереп, җиргә сикерде. Күпереп торган буразналар өстеннән сыек кына булып аксыл пар күтәрелә. Ул берничә адым атлады да аякларын аерып баскан килеш туктап калды. Тамак төбенә, борын эчләренә әчкелт кайнарлык йөгерде… Менә ул тагын биредә… Күктә, көмеш кыңгыраучыклар челтерәгәндәй, сабан тургайлары сайрый. Шундый да рәхәт, шундый да җиңел, гүя син шәрә аяк табаннарың белән әниеңнең учларында басып торасың. Гүя сабан тургайлары түгел, ә йөрәгең, күкрәгеңнән очып чыгып китеп, һавада талпына. Ничек рәхәт, ничек җиңел! Бүтән берни дә кирәкми!

      Күзләрне дымландырып, исерткеч ис килә… Нәрсә исе соң бу? Күәстә чемердәп кабарган ипи камырыныкымы? Яңа сауган сөтнекеме, әллә татлы ширбәтнекеме? Бәлкем, яшел үләннәр, серкә очыручы арышлар иседер? Газизҗан белә: берсе дә түгел һәм шулар бөтенесе дә. Әле тагын шуңа