Аның сүзләре Газизҗанның башына барып җитә алмады, алар шатлыклы да, куркыныч та, өметле дә, өметсез дә иде. Әйтерсең лә Газизҗан ниндидер әкият тыңлый һәм шул әкияттәге мең үлемне кичеп бәхетен тапкан төп каһарманга әверелеп бара… Әмма тормышта чынга ашкан бер генә әкият тә юк. Шуңа күрә аның мие, күпме генә тырышса да, әле генә ишеткәннәрне чынбарлык буларак кабул итә алмады. Фирдәүсә аның эчке халәтен үтәли күреп торды.
– Мин сине бернигә дә мәҗбүриләмим, – диде ул, өстәп. – Казан ошамаса, кайтып китә аласың. Ял ит, сәламәтлегеңне ныгыт.
Газизҗан, акрын гына торып, аның янына килде һәм, ике битеннән йомшак кына учлары белән тотып, иреннәреннән кат-кат үпте.
– Рәхмәт, Фирдәүсә… – Күзләренең дымлануын күрсәтмәс өчен, ул читкә борылды.
Ашап, җыенып, инде фатирдан чыгып китәбез дигәндә, Газизҗан тукталды да:
– Ә мин тотам да киләм бит, Фирдәүсә. Валлаһи киләм!
– Ныклап уйла, Газизҗан. Минем фикерем үзгәрмәс.
Алар автовокзалга нәкъ вакытына килеп җиттеләр. Автобуска утырту башлангач, өч-дүрт кенә адым читкәрәк баскан килеш кул биреп саубуллаштылар.
– Фирдәүсә, быел Сабантуйга кайт әле. Шунда ныклап сөйләшер идек.
– Вәгъдә бирә алмыйм. Хәзерге дөнья әллә нинди бит…
– Ә син вәгъдә биреп торма. Кайт кына.
– Тырышырмын, – диде Фирдәүсә, елмаеп.
Газизҗан автобуска утыргач, Фирдәүсә тагын аның тәрәзә аша өзелеп караучы күз карашына тап булды. Ләкин ул хәзер кызганыч түгел, иреннәренә моңсу елмаю эленгән иде… Икесе дә бер-берсенә кул болгадылар – аерылдылар…
Газизҗан сәер хәл кичерде, үзен үзе аңламады. Казанны чыкканчы ул, күзләре ачык булса да, берни дә күрмәде. Йортлар, урамнар, бакчалар, аллы-гөлле язулар – бөтенесе аңа төрле яклап җил кебек ышкылып артка йөгерделәр, әмма ул аларны күрмәде. Күңеле нишләптер моңа кадәр беркайчан ашкынмаганча ашкынды, йөрәге ярсыганнан-ярсый барды. Уйлары Фирдәүсәдә, ул әйткән, икесенең дә тормышын астын өскә китерерлек сүзләрдә иде. Аның ничә көннәр буе больницага килеп йөрүләрен, кыйммәтле дарулар ташуларын, врачлар белән гел сөйләшеп торуларын һәм бергә кунуларын ул бер-бер артлы күз алдыннан үткәрде. Әйе, алар бу дөньяда икесе бергә булырга тиеш, бер-берсе өчен яратылганнардыр. Язмыш нишләп шаярган соң? Ник башта ук якынайтмаган да ник башта ук бергә кушмаган? Соң булса да уң булсын, хәзер Газизҗан ничә еллар күтәреп йөргән хурлыктан котылачак. Ир кеше ич ул. Бәлкем, операция дә ясатыр, җиңелрәк эше дә табылыр. Ә авылда калса, пенсиягә барып җитә алмаячак ул.
Казаннан чыккач, автобус бүтән дөньяга килеп керде, һәм Газизҗан, тәрәзәдән чыгып китәрдәй булып, шунда төбәлде. Астан күтәрелүче аксыл пар ерактагы яшел уҗымнарны, күкшелләнеп торучы