Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
иң азагында басып торачак. Анализларын биргәндә, бер буталачак, гел кирәк түгел ишекләр каршында сәгатьләр буе чират торгач, ялгышын әйтәчәкләр, икенчесенә барып басачак. Бүген эше бетмәячәк. Кич Һаҗәрнең апаларына китәчәк.

      Газизҗан аңа дөньяда бердәнбер таянычы итеп карады, ә Фирдәүсә аны «эшкә барам» дип алдады. Ул бит бүген үз хисабына ял сораган, үз мәшәкатьләре артыннан йөрмәкче иде. Ул мәшәкатьләрнең беркайчан да бетәчәге юк.

      – Исәнмесез, Фирдәүсә…

      Фирдәүсә авыр уйларыннан айныр-айнымас башын югары күтәрде. Аның алдында шкаф биеклеге гәүдәсе белән каршындагы тугыз катлы йортны каплап, Зәбир басып тора иде.

      – Исәнмесез, – диде Фирдәүсә һәм, үзе дә сизмәстән, аңа кулын сузды.

      Аның көтелмәгән бу хәрәкәтеннән Зәбир каушап китте, чөнки аларның беркайчан да болай исәнләшкәннәре булмады. Ул, кабалана-кабалана, Фирдәүсәнең кулын кысты. Зәбирнең бармаклары сап-салкын иде.

      – Кемнедер озаттыгыз, ахрысы?

      – Авылдашым больницага килгән…

      Фирдәүсә, март кояшыннан күзләрен кысып, аның озынча чибәр йөзенә карады. Зәбирнең йомшак коңгырт күзләре, калын иреннәре элеккечә елмаймыйлар, әллә арыганлык, әллә сагыш бөркелә иде. Тукталышта икәүдән-икәү торуларына ул аптырап куйды. Кешеләрнең автобуска утыруларын сизми калган, күрәсең.

      – Ә сез нишләп йөрисез? – диде Фирдәүсә, җавапның нинди буласын алдан ук чамалап.

      – Сезне очратырга дип килдем, Фирдәүсә. Ачуланмагыз, зинһар…

      – Күпме болай йөрергә мөмкин соң инде, Зәбир? – диде Фирдәүсә, аны әрләгән кебегрәк итеп.

      – Әйе шул… Теге атнада академия театрында яңа премьера. Әгәр карарга теләгегез булса, мин сезне чакырмакчы идем…

      Фирдәүсә авыр сулап куйды. Зәбирнең тәкъдимен кире кагу да кыен, үзеңә тиң булмаган кеше белән бәйләнешләрне дәвам итүнең дә мәгънәсе юк иде. Алар биш-алты ел элек таныштылар. Зәбирне ул беренче күрүдә үк ошатты. Фәндә тоткан урыны бар, чибәр, күңеле белән сабый баланы хәтерләтә. Сирәк очрашсалар да, Зәбир аны театр, фән дөньясына алып керде, музейларга йөртте. Үзенә чакырмаса да, ул Фирдәүсәнең фатирында күп мәртәбәләр булды, чәй янында әңгәмә кордылар. Фирдәүсә тыныч кына, җай гына аккан тормышына ир-атның акрынлап керә баруын сизде, моны күңеле шатлык белән түгел, әллә ни хәвефләнерлек нигез булмаса да, борчылыбрак кабул итте. Таныш-белешләренең, күршеләренең гаилә хәлләрен белеп тору аның ир-ат затыннан гайрәтен чигереп бара иде, ахрысы. «Ялгыз яшәвең белән нинди бәхетле син!» дигән сүзләрне күпме хатын-кызлар әйтмәде аңа. Җан тынычлыгы һәм бәхет төшенчәләре аның өчен бер медальнең ике ягы кебек аерылгысыз иде. Танышып берничә ай үтүгә, Зәбир өйләнешергә тәкъдим ясагач, ул беркайчан да, беркемгә дә кияүгә чыкмаячагын әйтте. Зәбиргә кадәр дә, аннан соң да күпме ир-егетләр шушы саллы күсәк белән аның бусагасыннан кире куылдылар. Әмма Зәбир чигенә торганнардан булып чыкмады. Нинди генә бәйрәм булмасын, туган көн булмасын, ул Фирдәүсәне ничек тә җаен туры