Берәм-берәм барысын.
Синсез узган көннәр үтте
Хәтәр сират күперен.
Төзәтергә дә укталдым
Гомеремнең күп җирен…
Үткәнне үзгәртеп булмый,
Киләсене – кичереп.
Син мине исерткәнсең ич,
Сөю сутын эчереп.
Иләс-миләс җырлап йөрим,
Тотып төзәт хет хәзер.
Мин җырчы дивана булып
Гомер итәргә әзер.
Бүген йокы ташлап китте,
Уйларымда бары син.
Бәхеткә мангансың икән
Көннәремнең барысын.
Яшәү дәвам итсен өчен,
Миңа кирәк бары син!
УЙЛАП КАРАУ
Кояш юкта ай да ярый,
Ярый җиделе лампа.
Ярап куя чыра-шәм дә,
Ярый, син барсың әл дә.
Син булмасаң, көнем төндәй,
Синсез айсыз – кара төн.
Лампаларым елап сүнсә,
Син шәм тотып киләсең.
Нәни куышыбыз якты,
Җылы, сиңа җылышкач.
Әмма түгеләм дә китәм,
Күңелкәем тулышкач.
Шәм түгел, кояшы җитми,
Куыш түгел, күк кирәк.
Бер мизгелдә бар галәмне
Очып әйләнә йөрәк…
Шәм яктысына ярашып,
Әгәр дә без кавышсак,
Бу сәер халәт булачак
Җавап тапмас табышмак.
Кояш чыгар, ай да калкыр,
Шәм-лампа янар-сүнәр.
Хыялын читлеккә япты
Дип, күңел миннән көләр.
Уйлап карармын дидем дә,
Менә шундый уй инде.
Күңел каршы, бетте барсы, –
Иртәгесен туй инде…
СИН КИЛМӘСӘҢ…
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Елый көзге көн генә.
«Сары яфрагым, сөям!» – дип
Әйтер сиңа кем генә?
Яфрак өчен вакыт башка,
Мизгелләре гасырдыр.
Мин көтәм, хәзер ишекне
Синең куллар ачырдыр…
Ябык ишек, җанда бер шик:
Яратуы чынлапмы?
«Яратам!» дип кабатлады
Ул үз җанын тыңлапмы?
Ябык ишек, бикле күңел,
Телефон – кара шәүлә.
Син дәшмисең ничәнче көн! –
Мин өйдә – җансыз гәүдә.
Син килмәсәң дә түзәм мин,
Түзәлмиләр тирәкләр.
Тып та тып тама алардан
Җиргә сары йөрәкләр.
Син дәшмәсәң дә түзәм мин,
Уфылдап елый җилләр.
Шулкадәр тартылуга да
Каршы торала ирләр…
Өзеләм, җилгә тотынып
Барып кунам тезеңә.
Ахры, иртәрәк ышандым
«Сөям!» – дигән сүзеңә.
Өзелгәнче сыный язмыш
Мәхәббәт уты белән.
Каберемне җылытасың
Син кайнар учың белән…
ТӘРӘЗДӘГЕ УЙ
Мин – яфрак,
Көз дә кәүсәмнән
Өзелмәскә исәбем.
Көзгә аңлатып буламы
Язгы бөре хисләрен?
Мин – бөре, –
Кышка кергәндә,
Бары