Каралмаган почмакларның
Һәммәсенә күз аттым.
Сәерсенде гөлләрем дә,
Үзгәргәч урыннары.
Искә алдым инде күптән
Онтылган ырымнарны.
Ишек тоткаларын сөрттем,
Йөземә салдым кершән,
Яктырак күреним диеп,
Хәзер үк килеп керсәң.
Өстәлдә кайнар самавыр
«Килми» диеп уфтана.
Суынды кыстыбый, җыры
Самавырның туктала…
Бер тәрәзгә, бер сәгатькә
Карыйм, инде килмәдең.
Ялгыз чәй эчүнең нинди
Икәнлеген белмәдең.
Ялгыз чәй түгел, тозлы чәй
Эчтем, яшьләрем тамгач.
Тәрәз пәрдәләрен яптым,
Карап күзләрем талгач.
Ай килде тагы тәрәзгә:
«Көтмә, – ди, – килмәгәнне!
Ник шулкадәр кадерлисең
Кадерең белмәгәнне!»
Ә үзе һаман да көтә
«Киләм» дип киткән ярын.
Шушы хакта гына аның
Һәр төн сөйләгән зары.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Килмәгез, көтмибез диеп,
Тәрәзәмнән ай карый.
Вәгъдәләр бирмәгез, яме,
Сез безгә моннан ары…
«УЕН» ТӘМАМ
Уен тәмам,
Тәмам яңа елдан.
Юлны дәвам итик
яңа юлдан.
Юлы аның яңа булыр да,
Үзебезгә ничек булырга?
Уен тәмам,
Башка очрашмыйбыз.
Мин юк синең өчен,
син – миңа.
Мин дә үлдем, син дә
минем өчен
Яңа елдан җансыз
сын гына.
Уен тәмам,
Очрашуны көтеп,
Йөрәк дөрселдәми,
тып-тыныч.
Хәерле көн теләп,
тавышыңның
Ишетелмәве тик
куркыныч.
Уен тәмам,
Уйлар дәвам итә
Яңа елда һаман искечә.
Хушлашырга диеп,
телефоннан
Эндәштең дә менә
син кичә…
Назлы тавыш,
Аннан җылы караш,
Аннан җылы куллар
кагылды.
Җимерелде вакыт
чикләре дә.
Җаным ташты, хисләр
агылды.
Уен тәмам,
Әмма шушы нокта
Чын яшәүнең
башы икән тик.
Уйныйбыз дип уйлап,
мәхәббәтнең
Без пар атын гына
җиккән бит…
Ә барыбер
Уен тәмам инде,
Мәхәббәтне уен иткәнгә.
Тәүге тапкыр гашыйк
булма икән,
Гомер ахырына
җиткәндә…
ҮЗГӘРМӘСӘ…
Бик сәер булып чыктың син,
Үзгәрмәсә берни дә,
Ник мин генә көтәм сине
Ялгызым һаман өйдә?
Үзгәрде минем җанымда
Сагыш-моң агышлары.
«Ниләр булды?»