Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
тормышта исә мулла, урядниктан да югарырак күтәрелмәскә тиеш саналган. Хәтта сәясәткә бәйсез сәүдә өлкәсендә дә элегрәк татарлар өчен чик-киртәләр тулып яткан. Чит мәмләкәтләр, шул исәптән Урал суы артында гына яткан илләр белән элемтәгә керү дә аерым сәүдәгәрләргә генә рөхсәт ителгән.

      Ләкин әкренләп бу өлкәдә дә үзгәрешләр була. Болгар дәүләте чорыннан алып, сәүдә, һөнәрчелек белән көн күргән халкыбыз әкренләп буынын ныгыта бара…

      Билгеле, егерменче гасырга кергәндә, инде вак һөнәрчелек, авыл сәүдәсеннән башлап та, ярыйсы ук биеклекләр яуларга өлгергән беренче «зур бай», «буржуй»ларыбыз да күренгәли. Алар арасында Сембер якларыннан Акчурин, Дебердеев ише фабрикантлар, сәүдә капиталыннан Чиләбе төбәге кешесе Яушев, Уфа һәм Киевтан фамилиядәш Максудовлар, Оренбург һәм Орск тирәләреннән Хөсәенов, Борнаев һ. б. бар иде. Чал Урал тау-үрләре киңлекләрендә алтын приисклары ачып җибәргән Ганиев, Рәмиев, Дашкиннар булды.

      Бу кешеләр барысы да, әлбәттә, ул дәрәҗәгә, ул биеклекләргә фәкать үз көчләренә, үз хезмәтләренә таянып кына күтәрелә алганнар. Әйтик, Урал тауларының төрле төбәкләрендә зур-зур заводлар корган капиталист Демидовлар ул капиталга маяны кайчандыр дегет кайнатудан башлаган булсалар, «бай» Хөсәеновларның да тәүге мал-мөлкәте, йомран тотып, аның тиресен сатудан башлана ич.

      Рәмиевләр дә, зур эшкә тотынганчы, әүвәл кызыл мал сәүдәсе белән көн күрәләр, аннары үз «сабын заводларын» – утын сараеннан чак кына аерылып торган зур мич-казанлы бер бина сатып алалар.

      Булачак шагыйребезнең әнисе Хәнифә дә әнә шундый күтәрелеп килүче татар эшлеклеләре нәселеннән. Һәм, «Иш ишен таба, иш кушын таба» дигән мәкальдәгечә, Габделкәрим Рәмиев белән Әлмөхәммәт Дашков морзалар да бер-берләрен табышып кодалашалар. Хәер, бу хәлгә дә гаҗәпләнәсе түгел. Сөт өстенә күтәрелгән каймак кебек, һаман саен өскә калка барган ул катлам элек тә, гап-гади «чабаталы морза» дәверен кичергән караңгырак елларда да, яңа туган-тумачаны, ерак-еракларга йөреп булса да, үз тиңе арасыннан эзләгән. Кем дә кем әгәр минем бабам шул аксөякләрдән иде, әбием гади сабан сөрүче кызы дип каршы төшсә дә, мондый хәлнең фәкать гомуми кагыйдәдән читләшү булганлыгын гына расларга туры киләчәк.

      Мондый гаиләләрдә яктыга үрелү, белем эстәүгә омтылу көчле була, балалар күңеленә кече яшьләреннән үк китап укуга, белемгә дәрт салына.

      Хәнифә Дашкованы да әнә шундый кече яшьтән уку-белемгә ымсынган кыз бала буларак күзалларга тиешбез. Габделкәрим Рәмиев үз улына аны яучылаганда, Хәнифәнең инсафлылык һәм укымышлылык даны инде тирә-юньгә таралган була. Соңыннан аның хакында Дәрдемәнднең чордашлары: «Хәнифә Дашкованың… байтак укымышлы, эшлекле, акыллы хатын булганын сөйлиләр»,– дип яздылар.

      Балаларына тәрбияне дә ул яшьли үзе биргән, аларны үзе укыткан. Агалы-энеле Рәмиевләр белән күп еллар дәвамында бергә булган, бергә гомер кичкән язучы һәм мөхәррир Фатих Кәрими булачак шагыйрьнең рус телен, рус әдәбиятын авыл шартларында