Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
Казан ханлыгы чорында Рәмиевләрнең ерак бабаларының Тау ягында, Зөя елгасы буйларында яшәгән булуы шик тудырмый. Ә инде Казан ханлыгы яулап алынгач, байтак кына элекке бәк, морза гаиләләре, үз дәрәҗәләрен һәм өстенлекләрен саклап калу шарты белән, патша хакимиятенә хезмәт итәргә ризалык белдерәләр, «служилый» статусын алалар. Ягъни патша хакимиятенә үз теләкләре белән хезмәт итүче «йомышлы татарлар» кастасына керәләр. Нәкъ менә шул «служилый»ларның күпчелеге соңыннан Зәй белән Шишмә елгалары аралыгындагы чик буен саклау, анда авыллар, чик буе корылмалары төзү өчен җибәреләләр. Аларга корал бирелә. Тормыш, яшәешләре ярым гаскәри тәртиптә, иррегуляр армия яки казачийлар тормышына хас тәртиптә оештырыла. Сотник, урядник дәрәҗәләрендәге морзалар үзләренә буйсынган, үз кешеләре белән чит-ят баскынчыларга да, үз тирәләрендәге баш күтәрүчеләргә дә каршы торырга тиеш булганнар. Шул вазифаларны үтәүләре сәбәпле, алар салым түләмәгән, балалары хәрби хезмәткә алынмаганнар. Ә чик буе Урал – Җаек елгасы буена күчерелгәч, аларны тагын шул җирләргә күчерү карары кабул ителә. Яңа яуланган җирләргә күчмичә, элекке урыннарында төпләнеп калучылары инде, төрле ташламалардан мәхрүм ителеп, гадәти авыл кешесенә әверелгән.

      Әйтик, хәзерге Татарстан җирлегендә элек Арча – Чабаксар ныгытмалы линиясе булганлыгы билгеле. Кырык чакрым киңлектәге Идел, Кама елгалары буе кордоны мәгълүм.

      1652–1656 елларда махсус оештырылган иррегуляр гаскәрләр Кама аръягы сак линиясенә күчереп утыртылалар. Шишмә, Зәй сулары аралыгына күчерелгән, атлы казаклар оешкан тәртиптә ярым хәрбиләшкән авылларның берничә полкка берләшүе мәгълүм.

      Соңрак, бунтлар, баш күтәрүләр башкорт ырулары тупланган төбәкләрдә ешая башлагач, шундый берничә хәрбиләшкән линия ул җирләрдә дә барлыкка китерелә. Унсигезенче гасыр урталарында Бөгелмә–Бүздәк–Уфа, Бөгелмә–Шарлык–Оренбург һәм беркадәр соңрак оешкан Оренбург–Орск–Троицк–Югары Урал шәһәр-ныгытмаларын берләштергән линияләр тынгысыз башкортларга күрше тугандаш халыклар белән аралашу юлларын кисәләр. Бу линияләр буйлап төрле ныгытмалар, редутлар төзелә, юллар салына. Бу линияләргә, нигездә, атлы казаклар хокукы бирелгән, күчеп килгән руслар, патша хөкүмәтенә турылыклы служилый чуваш, татарлардан торган ярым гаскәри берләшмәләр күчерелә. Элек-электән рус дәүләте чикләрен шундый ярым ирекле яшәгән казачий гаскәрләр саклап килгәнлеген һәм ул казакларның төп нигезен әкренләп руслаша барган кыпчак һәм башка төрки халыклар атлылары тәшкил иткәнен исәпкә алсак, бу линияләргә күчерелүчеләрнең дә шундый ук гаскәр икәнлеген күзалларга мөмкин.

      Минем уйлавымча, Рәмиевләр нәселеннән морза дәрәҗәсенә ия булган Урманай яисә аның атасы «Кабкай мирза» шушы Зәй елгасы буендагы тынгысыз чик сагын үз карамакларындагы кешеләр белән бергә оештырырга җибәрелгән булганнардыр. Үз бурычларын үтәгәч, яңадан-яңа авыллар барлыкка китерелгәч, аларның варислары шушы төбәктә яшәп калган.