Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
таныш булганнардыр. Сәүдәгәр Дашковлар нәселе дә – Россия тарихында күренекле эз калдырган нәсел. Катлаулы заманнарда чукынырга мәҗбүр ителгән «кенәз Дашковлар» да, тора-бара «чабаталы морзалар» дәрәҗәсенә төшкән мөселман Дашков-Дашкиннар да еракта калган уртак тамырларын белгәннәр. Исмәгыйль Рәмиевнең бер искәрмәсендә: «Кенәз Дашков, Дашкиннар фамилиясе элек-электән рус тәрбиясе күреп килгән»,– дип яза. Чыннан да, Россиянең күренекле алпавытлары Дашковлар белән татар морзалары Дашкин-Дашковлар арасында борын-борын заманнан бирле сакланып килгән фамилиядә булса да уртаклык бар. Бу фамилияне йөртүче мөселман морза Дашковлар башлыча хәзерге Башкортстанның көнбатыш өлешендә һәм бер кадәре хәзерге Самара өлкәсенең көнчыгышында таралганнар. Тарихи күзлектән караганда, шул ук Оренбург губернасының көнбатыш чикләре буенда төпләнгән булганнар.

      Хәнифә Әлмөхәммәт кызы Дашкова – шушы тирән тарихлы гаиләдә үскән кыз. «Шура» мәҗмугасында китерелгән шәҗәрәдә Закир Рәмиевнең әтисе Мөхәммәтсадыйкның туган елы күрсәтелмәгән. Анда: «1892 елның 22 апрелендә алтмыш өч яшендә вафат булмыш»,– диелә. Хәнифә турындагы мәгълүмат тулырак: ул 1825 елның 27 декабрендә туган. Мөхәммәтсадыйк белән никахка керүе итеп 1850 ел, 10 март көне күрсәтелә. 1896 елның март башында вафат булган һәм ире янәшәсендә җирләнгән. Шушы саннардан күренә ки, ул иреннән өч яшь ярымнарга өлкәнрәк булган.

      ХХ йөзнең сиксәненче елларында төзелгән Дашков-Дашкиннар шәҗәрәсендә Әлмөхәммәт белән Әминәнең биш кыз үстергәнлеге күрсәтелә. Шуларның өчесе морза балаларында кияүдә (икесе Чанышев морзалар йортына килен булып төшкән), дүртенчесе Габитов фамилияле берәүдә кияүдә була. Бу Габитовлар гаиләсеннән соңрак Рәмиевләр приискларында идарәче вазифасын үтәүче берничә кеше һәм 1930 елларда «Башкирзолото» трестын җитәкләүче шәхесләр чыккан. Ул шәҗәрәдә Хәнифәнең бер кыз туганы гына ялгыз теркәлгән. Бәлки, ул балачакта ук вафат булгандыр. Шул ук шәҗәрәдә «Садыйк хаҗи» белән Хәнифәнең биш баласы булганлыгы да теркәлгән. Хәзергә әле аларның язмышы ачыкланып бетмәгән. Шул ук Юлык авылы зиратында Рәмиевләргә нисбәтле биш кабер ташы арасында исеме әлеге шәҗәрәдә аталган Гомәр атлы кешегә куелган таш та бар. Кабер ташындагы беленер-беленмәс язмадан әлегә Мөхәммәтсадыйк улы Гомәр дигән сүзләрне генә таный алдык. Туган һәм вафат булган еллары әлегә билгесез. Яшь парның 1850 елда өйләнешүен һәм тарихка мәгълүм балаларыннан Шакирның 1857, Закирның 1859 елда туганлыкларын истә тотканда, Дашковлар шәҗәрәсендә теркәлгән Камилә, Гомәр һәм Галихәйдәрнең, кимендә икесенең, Шакирга чаклы ук туган булуы ихтимал.

      Мөхтәрәм шагыйрьнең күп мактауларга лаек анасы Хәнифә генә түгел, гомумән, бу нәселдә һәркем диярлек зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Билгеле инде, алар да күбрәк сәүдә, һөнәрчелек өлкәләрендә танылганнар, төрле оешма-контораларда башлыча түбән катлам чиновниклар, тылмач-арадашчылар булганнар.

      Авыл тирәләрендәге Дашковларның бер ише, ярыйсы ук ишле өлеше, әлбәттә,